муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәрхәмәтле булыйк. 07.12.2017

Инвалидлар декадасы кысаларында сыйныфларда әңгәмәләр узды.
-
Йомгаклау сочинениесе. 06.12.2017

11 сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесе яздылар.
-
Ришвәтчелеккә юк дип әйтик! 06.12.2017

Мәктәптә "Ришвәтчелеккә юк дип әйтик!" дигән кичә оештырылды. Әлеге кичәдә төрле уеннар аша укучыларга рәшвәтнең нәрсә икәнлеге, ришвәтчелеккә каршы көрәшү юллары аңлатылды.
-
Волейболда беренче! 04.12.2017

Район күләмендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол ярышы уздырылды. Ярышта мәктәбебездән 2 команда катнашты. Командалар уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, кызлар командасы да, малайлар командасы да 1 урынны яуладылар. Бу укучыларыбызның волейбол түгәрәгендә тырышып шөгыльләнү нәтиҗәсе. Молодцы!
-
Көрәштә өченче. 02.12.2017

Район күләмендә ООО "Труд" призына 2002 елгы һәм аннан яшрәкләр арасында татарча көрәш ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы катнашты һәм 3 урынны яуладылар.
-
ГТО нормалары тапшырабыз. 28.11.2017

Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары - физкультура –спорт комплексы гамәлгә кертелде. ГТОның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Хәзер мәктәптә укучы һәр сәламәт укучы ГТО нормалары тапшырырга тиеш. Бүген ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларга таныклыклар тапшырылды һәм кабат әлеге нормаларны тапшыруның әһәмияте аңлатылды.
-
Очрашу 27.11.2017

Әниләр көне уңаеннан район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хакимҗанова Фирая Котдусовна һәм лаеклы ялдагы гинеколог Зөхрә Галиевналар 8-11 сыйныф кызлары белән очрашу уздырдылар.
-
КВН 24.11.2017

Тарих атналыгы кысаларында 9-11 сыйныфлар арасында КВН узды. Уенда 3 команда катнашты. Командалар визитка, өй эше, сораулар эзерләделәр. Нәтиҗәдә 10 сыйныф командасы 1 урынны алды, ә 9 һәм 11 сыйныф командалары 2 урынны яуладылар.
-
"Ил тарихы- минем тарих" 23.11.2017

Мәктәптә тарих атналыгы дәвам итә. Буген мәктәп күләмендә "Ил тарихы-минем тарих" дип исемләнгән телдән журнал уздырылды. Журналның һәр бите аерым тарихи даталарга багышланган иде.
-
"Эзтабар бәйрәме-2017" 22.11.2017

"Хыял" балалар оешмасында эзтабар бәйрәме узды. 2 сыйныф укучылары Татарстан Варислар Берлеге членнары булдылар. Бәйрәмгә килгән Убырлылар укучыларга зур сынаулар әзерләгәннәр иде. Почта таратучы Печкин китергән, сихерләнгән посылканы ачу өчен икенчеләргә күп көч түгәргә туры килде. Укучыларның тырышлыгы белән посылка ачылды, ә аңа эзтабар билгеләре салынган булып чыкты. Икенчеләргә эзтабар билгеләрен өлкән этабарлар, дүртенчеләр, тактылар. Бәйрәм күңелле узды.









