муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Көрәштә беренче! 18.12.2017

Район күләмендә РСФСРның спорт мастеры Рафис Насибуллин призына, 1999нчы елгы һәм аннан яшьрәкләр, арасында татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән дә көрәшчеләр командасы катнашты һәм 1 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Яңа елга әзерлек. 14.12.2017

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Әлеге уңайдан мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды.Бер төркем укучылар мәктәпне бизәү белән мәшгульбулсалар, икенчеләре бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары өйрәнәләр.
-
Бию түгәрәгенә укучылар яратып йөриләр. 13.12.2017

Мәктәптә эшләп килүче бию түгәрәгенә укучылар яратып йөриләр. Бүгенге көндә алар, бик тырышып, яңа ел бәйрәменә биюләр өйрәнәләр.
-
12 декабрь-Россия Конституциясе көне. 12.12.2017

12 декабрь- Россия Конституциясе көне уңаеннан сыйныфларда әңгәмәләр узды. Әлеге әңгәмәләр Россия гимнын җырлау белән башланып китте.
-
7 сыйныфлар проект якладылар. 12.12.2017

7 сыйныф укучылары проект эше эшләделәр. Алар башта 4 группага бүленеп эзләнү эшләре алып бардылар, аннары һәр группа үзенең эшен комиссиягә тәкъдим итте. Комиссия укучыларның эшенә уңай бәя бирде.
-
Психологлар килде. 11.12.2017

Бүген безгә районның психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән психологлар килде. Алар 1, 5,9,11 сыйныфларга тренинглар уздырдылар.
-
Неделя русского языка и литературы. 11.12.2017

В нашей школе началась неделя русского языка и литературы.На линейке было открытие недели. Учащиеся 5 класса выступили со стихами о русском языке, рассказали наизусть высказывания выдающихся людей о русском языке.
-
Бөтенрәсәй спорт фестивале узды. 09.12.2017

Районыбызда "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам дигән Бөтенрәсәй спорт фестивале узды. Әлеге фестивальдә мәктәбебездән хоккей сөюче Нәбиевлар һәм Сәләхетдиновлар гаиләләре һәм 6 сыйныф егетләре катнашты.
-
9 декабрь- Ватан геройлары көне. 09.12.2017

9 декабрь- Ватан геройлары көне уңаеннан әлеге темага тәрбия сәгатьләре узды, 8 сыйныф укучылары Советлар Союзы герое Габдулла Гарифуллинның каберен кардан чистарттылар.
-
" Ватан тарихы буенча тест" акциясендә катнаштык. 09.12.2017

Мәктәптә оешкан Юнармия отряды "Ватан тарихы буенча тест" акциясендә катнашты. Отрядның һәр члены Втан тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.









