муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кече олимпия уеннары узды. 21.11.2017

Тарих атналыгы кысаларында "Кече олимпия" уеннары уздырылды. Уеннар башында олимпия уеннары тарихына багышланган нәни викторина узды, олимпия факелын кабул итү тантанасы булды, икенче өлештә ярышлар уздырылды.Уеннарда 4-5 сыйныфлар катнашты.
-
Тарих атналыгы башланды. 20.11.2017

Мәктәп күләмендә тарих атналыгы башланды. Иртәнге линейкада 10 сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлар белән берлектә атналыкны ачып җибәрделәр. Алар атналыкның планы белән таныштырдылар һәм укучыларны булачак чараларда актив катнашырга чакырдылар.
-
Кинофильм карадык. 20.11.2017

"Дети России" акциясе кысаларында 5- 11 сыйныф укучыларына кинофильм күрсәтелде. Кинофильмда наркотикларлар белән бәйләнешнең аяныч нәтиҗәләре күрсәтелде.
-
Бездә кунак бар. 17.11.2017

Мәктәбебезгә район полиция бүлегеннән Накипова Раушания Ленаровна килде.Ул 5-8 сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды.Әңгәмә барышында укучылар өчен кагыйдәләр искә төшерелде, тәртип бозу очракларында укучыларның нинди җаваплылыкка тартылулары аңлатылды. Очрашу ахырында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Район семинары узды. 17.11.2017

Мәктәбебездә дәвамчанлык буенча район күләмендә практик семинар узды. Әлеге семинарда 4 һәм 5 сыйныфларда әйләнә-тирә, технология, физкультура, тарих фәннәреннән дәресләр күрсәтелде.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 16.11.2017

1 чирек йомгаклары буенчча мәктәп күмендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта директор Наил Шамилевич, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленина Камилевна, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузия Шагинуровна, җирле үзидарә башлыгы Ринат Гарафетдиновичлар чыгыш ясадылар.Әти-әниләр беренче чирек нәтиҗәләре, укыту планындагы үзгәрешләр белән таныштылар.
-
Лидерлар җыенында катнаштык. 15.11.2017

Район үзәгендә лидерлар җыены узды. Биредә һәр мәктәптән актив укучылар катнашты. Безнең "Хыял" балалар оешмасыннан Диләрә Хайруллина катнашты. Алар район балалар оешмасының җитәкчесен сайладылар. Сайлаулар ябык тавыш бирү юлы белән узды. Шулай ук җитәкчегә ярдәмчеләр билгеләнде, киләчәккә планнар корылды.
-
Инглиз теленнән мониторинг узды. 14.11.2017

Бүген 4, 6, 8 сыйныф укучылары инглиз теленнән мониторинг эшләделәр.
-
Интернет олимпиадаларда катнашабыз 07.11.2017

Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп интернет олимпиадаларда катнашалар һәм урыннар яулыйлар.
-
Волейбол ярышы. 03.11.2017

Район күләмендә, 2003-2005 нче елгы кызлар арасында, волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән волейбол командасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Алар 3 урынны яуладылар, молодцы!









