муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Без-көрәшле халык! 09.10.2017

Район күләмендә Рафил Галимуллин истәлегенә 2000нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез көрәшчеләре дә катнашты. Алар бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 урынны яуладылар. Молодцы, егетләр!
-
"Яшьлек кабатлана" 06.10.2017

Мәктәбебездә үзидарә көненең дәвамы буларак "Яшьлек кабатлана" исемле кичә узды. Әлеге кичә укучылар көче белән әзерләнде һәм бу кичәгә барлык укытучылар да чакырылды. Кичәдә укытучылар өчен кызыклы уеннар оештырылды,уеннарда җиңүчеләргә концерт номерлары бүләк ителде. Иң күңеллесе укытучыларның яшь чакларында тыңланган музыкалардан оештырылган дискотека булды. Укытучылар үзләренә шундый матур ял кичәсе оештырган өчен укучыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе. 05.10.2017

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән колыйбыз. Мәктәбебездә 5 октябрь-укытучылар көне уңаеннан "Укытучыңны котла!" акциясе уздырылды. Укучылар мәктәбебезнең барлык укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
Бездә-үзидарә көне. 05.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә үзидарә көне оештырылды. Бүген укытучыларны укучылар алыштырды. Алар бик тырышып, үзләрендә зур җаваплылык тоеп дәресләр бирәләр, төрле чаралар оештыралар. Ә укытучылар укучылар урынында дәрес укыйлар.
-
Көз белән саубуллаштык. 04.10.2017

6 сыйныф укучылары көннәрнең салкын булуына карамастан табигать кочагына чыктылар.Учак ягып бәрәңге пешерделәр, чәй кайнаттылар. Кайнар чәй эчеп, тәмле бәрәңге ашагач көннең салкынлыгы сизелмәде дә.
-
"Бер күрешү-үзе бер гомер" 03.10.2017

Мәктәптә көзге мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә.Бүген мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр кунакка килделәр. Аларга чәй табыны оештырылды, укучылар һәм укытучылар көче белән зур концерт куелды.
-
Мониторинг 03.10.2017

5 сыйныф укучылары мониторинг эшлиләр.
-
"Янәшәбездә өлкәннәр!" акциясе. 30.09.2017

1 октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан "Янәшәбездә өлкәннәр!" акциясе уздырылды. Укучылар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар, аларга чәчәкләр, открыткалар бүләк иттеләр.
-
Күргәзмә. 29.09.2017

1-4 сыйныф укучылары табигый материаллардан ясалган күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә ниләр генә юк иде.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. 28.09.2017

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында укучыларыбыз китапханәнең таушалган китапларын ремонтладылар.









