МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Каникул алдыннан очрашу 21.12.2017

20 нче декабрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар белән очрашу булды. Алар кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре, интернет челтәрләре турында сөйләшү уздырдылар. Шулай ук төрле шартлаткычлар, питардалар турында да искәртеп киттеләр.
-
Котлыйбыз 20.12.2017

16 нчы декабрь көнне Салавычта узган көрәш ярышында мәктәбебездән Авхадиев Ленар - 1, Авхадиев Ранил - 2, Авхадиев Рәмзис 4 нче урынга ия булдылар. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Тапкырга табышмак" исемле табышмаклар кичәсе 19.12.2017

11 нче декабрь көнне 4 нче сыйныф җитәкчесе Яббарова Әлфирә Мансур кызы "Тапкырга табышмак" исемле табышмаклар кичәсе үткәрде. Кичәдә 4 нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Зирәкләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Ачык дәрес 18.12.2017

13 нче декабрь көнне музыка укытучысы Динә Мәүлетовна 4 нче сыйныфларда музыкадан ачык дәрес күрсәтте.Дәрес барышында укытучы төрле алымнар кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Дәрестә укучылар белән мини проект эше оештыру да бик уңышлы булды. Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар.Динә Мәүлетовнага алдагы эшендә уңышлар телибез.
-
Республикакүләм онлайн әти-әниләр җыелышы 16.12.2017

15 декабрь көнне мәктәбебездә Республикакүләм онлайн әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Әлеге чара “Коррупцияне булдырмыйк” темасы астында оешкан төстә үтте.
-
Химия атналыгы 16.12.2017

15 нче декабрь көнне химия укытучысы Валиева Р.У.3 нче сыйныфта “Чипсаның зарарлыгы” турында сөйләде һәм укучылар белән берлектә эксперимент үткәрде.
-
Химия атналыгы 15.12.2017

Химия атналыгы кысаларында укучыларыбыз кроссворд, ребуслар чишүдә көч сынаштылар.
Иң актив укучыларыбыз Галиуллина Эльвина, Тимербаева Ясминә,Хайруллин Инсаф булдылар.
-
Математик кичә 15.12.2017

-
Проект эше. 14.12.2017

11 нче декабрь көнне 7 нче класста проект эшен якладылар. Укучылар бик күп эзләнү эшләре алып бардылар. Сыйныф ике группага бүленеп үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Алга таба да уңышлар аларга.
-
“Җимлек” операциясе 14.12.2017

Мәктәбебездә кошларга ярдәм йөзеннән “җимлек” операциясе игълан ителде.










