МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ел сыйныф җитәкчесе-2018 08.02.2018
2 нче февраль көнне Хайруллина Венера Надил кызы “Ел сыйныф җитәкчесе-2018” бәйгесенен муниципаль этабында унышлы чыгыш ясады. Венера Надиловнага уңышлар теләп калабыз.
-
Күңеллле стартлар 07.02.2018
3 нче февраль көнне 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” ярышы булды. Укучылар үзләренең бик җитез икәнлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
29-31нче гыйнварда Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде 06.02.2018
29-31нче гыйнварда Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде. Бөрбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Латыпова Алсу (укытучысы Нуретдинова З.З.) республика олимпиадасының призеры дипломына ия булды.
Алсуны зур җиңүе белән котлыйбыз, укуында уңышлар телибез! -
Инглиз телендә сөйлибез 06.02.2018
2 нче февраль көнне 1-6 нчы сыйныф укучылары катнашында инглиз телендә шигырь сөйләү һәм әкият күрсәтү бәйгесе узды. Укучылар “Шалкан”, “Кызыл калфак” әкиятләрендә бик теләп катнаштылар. Инглиз телендә сөйләшү осталыкларын күрсәттеләр.
-
Ачык дәрес 05.02.2018
2 нче февраль көнне Динә Мәүлет кызы 3 нче сыйныфта әйләнә- тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укучылар “Файдалы казылмалар” темасы буенча проект эше эшләделәр. Дәрес бик җанлы, укучылар өчен мавыктыргыч булды.
-
КВН 05.02.2018
31 нче гыйнвар көнне укытучыбыз Гөлнара Сафуановна укучылар өчен инглиз теленнән КВН уздырды. Биредә 6- 9 нчы сыйныфлардан егетләр һәм кызлар командасы ярышты. Кичәдә укучыларыбызның инглиз телен никадәр яхшы белгәнлекләрен күрергә булды. Уен җиңү һәм җиңелүләрсез булмый. Озак кына көч сынашканнан соң егетләр командасы алга чыкты. Афәрин, егетләр һәм кызлар!
-
Ачык дәрес 04.02.2018
1 нче февраль көнне башлангыч класс укытучысы Лилия Асхадулла кызы 2 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч булды. Математтикадан укучыларның белемле, зирәк һәм тапкыр булулары күренде. Афәрин!
-
Ачык дәрес 04.02.2018
1 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна 7 нче сыйныфта туган тел әдәбиятыннан Ә. Еникиның “Әйтелмәгән вәсыять” әсәре буенча ачык дәрес уздырды. Биредә әсәргә киң итеп анализ ясалды һәм бүгенге көндә дә актуаль булган проблемалар табылды.
-
Тәрбия сәгате 03.02.2018
1-февраль көнне 5-классларда Мифтахова Н.С. “Дус яшәү серләре” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Төрле эш алымнары кулланып үткәрелгән бу чарада, 5- класслар үзләрен активлыкларын күрсәттеләр, файдалы киңәшләр алдылар.
-
Әти- әниләргә ачык дәрес 02.02.2018
30 нчы гыйнвар көнне Рамилә Шамил кызы 1 нче сыйныфта әти- әниләргә әлифбадан “Х хәрефе”, математикадан “10 эчендә кушу, алуны ныгыту” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар үзләренең укый- яза, саный, куша- ала белүләрен күрсәттеләр. Дәрес әти- әниләргә бик ошады. Алар үзләренең балаларының чын укучы икәнлекләрен күрделәр һәм горурландылар.