МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Кышкы лагерь 29.12.2017

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз. Ә повар апаларыбыз безне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Сынау имтиханнарын да матур күрсәткечләр белән бирергә бөтен шартлар тудырылган. “ Укыйсы, тырышасы, игътибарны арттырасы гына безгә” - ди укучыларыбыз.
-
Кышкы лагерь 29.12.2017

25 нче декабрьдән кышкы лагерь башланды.
-
Аланда ата- аналар җыелышы. 28.12.2017

25 нче декабрь көнне Алан укучыларның әти- әниләре өчен җыелыш булды. Биредә 2 нче чиреккә йомгак ясалды, каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Яңа ел газеталары
27.12.2017
Яңа ел бәйрәменә багышлап чыгарылган газеталар, мәктәбебезне тагын да матурлап җибәрде. Алар һәрберсе бик үзенчәлекле итеп ясалган иде. Һәр газетага урыннар билгеләнелде.
-
Яңа ел маскарады. 26.12.2017

22 нче декабрь көнне 7 -11 класс укучыларының Яңа ел маскарады булды. Укучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кызыклы маскаларга, җыр-биюләргә бай булды. Шулай ук уеннар да маскарадка ямь өстәде. Бәйрәмне оештырган 10 нчы класс укучыларына һәм җитәкчеләре Гөлнара Тәлгатовнага рәхмәт белдерәбез.
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2017

23 нче декабрь көнне 1- 6 нчы сыйныф укучыларының Яңа ел маскарады булды. Бәйрәм чын кышкы сихри әкияткә охшаган иде. Бик күңелле узды.
-
Ачык дәрес 23.12.2017

21 нче декабрь көнне В.Н.Хайруллина 6 нчы сыйныфта татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Алар “Фигыль төркемчәләре” темасын ныгыту максатыннан поект эше эшләделәр һәм якладылар. Укучылар үзләренең теманы яхшы үзләштергәнлекләрен тагын бер кабат исбатлап үттеләр.
-
Әниләр җыелышы 22.12.2017

20 нче декабрь көнне мәктәбебездә әниләр җыелышы булды . Биредә II чиреккә нәтиҗә ясалды. Бирегә чыгыш ясау өчен районыбыздан озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән Фирая Котдусовна һәм акушер – гениколог Зөһрә Галиевна чакырылган иде. Алар әниләргә бик үтемле һәм аңлаешлы итеп гаилә турында һәм анда кыз баланы ничек тәрбияләү, алар белән нинди сөйләшүләр уздыру турында җентекләп сөйләделәр . Һәммә әни үзен борчыган сорауларына җавап табып таралышты.
-
Сыннар 22.12.2017

Мәктәбебез яны бер көн эчендә берсеннән –берсе матур кар сыннары белән бизәлде. Һәр көн безне капка янында Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа елның хуҗасы эт каршы ала. Шулай ук башка әкият геройлары да күз явын алырлык булып балкып торалар.
-
Ачык дәрес 21.12.2017

19 нчы декабрь көнне Мөхетдинова Г.С. 11 нче сыйныфларда инглиз теленнән “Старадельный залог» темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик җанлы һәм кызыклы узды.










