МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Профориентация дәресләре 16.02.2018
15 нче февраль көнне 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары онлайн профтестирование үттеләр.15 нче февраль көнне 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары онлайн профтестирование үттеләр.
-
Интеллектуаль уен 16.02.2018
ГО айлыгы кысаларында 6- 9 нчы сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган интеллектуаль уен булды. Биредә укучыларыбыз Россия тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр.
-
19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей» линии 15.02.2018
С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей» линии по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
-
Котлыйбыз! 14.02.2018
10 нчы февраль көнне ГО айлыгы кысаларында уздырылган хоккей ярышында мәктәбебезнең яшүсмерләр командасы 3 нче урынга лаек булдылар.Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар!
-
Котлыйбыз! 14.02.2018
11 нчы сыйныф укучысы Миннемуллин Фәнис Рәсәйдә уздырылган кул көрәше ярышында катнашып кайтты. Анда уңышлы чыгыш ясап, 3нче урынга лаек булды.Афәрин, Фәнис! Алга таба да уңышлар телибез.
-
“Йолдызлык” фестивале 13.02.2018
9 нчы февраль көнне районыбыздагы зоналар арасында уздырыла торган “Йолдызлык” фестиваленда катнаштык. Мәктәбебездән “Сәйлән” бию төркеме, Галия Шакирова – вокал, Нәргизә һәм Кәрим Газизуллиннар “Конферанс” номинациясендә чыгыш ясадылар. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
Очрашу 12.02.2018
10 нчы февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды.
-
Котлыйбыз! 12.02.2018
Районыбызда уздырылган Форпост ярышларында укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Д.Муратов, Д.Хаҗиева, А.Гариповалар дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Тамчы-шоу 11.02.2018
11 нче февраль көнне Вафин Динияр, Газизуллин Кәрим, Шәрипова Фәйрүзә ТНВ каналында күрсәтелә торган “Тамчы шоу” тапшыруында катнаштылар. Алар Мамадыш районы Түбән Ушма мәктәбенең “Хыял” командасы белән көч сынаштылар. Укучыларыбыз үзләренең татар рәссамнарының иҗаты, күренекле шәхесләр һәм уку фәннәре буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә мәктәбебезнең “Әбугалисина” командасы җиңүгә иреште. Афәрин, укучылар! Алга таба да шундый белемле, тапкыр, җитез булып калуыгызны теләп калабыз.
-
Бөтенрәсәй “Чаңгы юлы- 2018”
10.02.2018
10 нчы февраль көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй “Чаңгы юлы- 2018” узды. Биредә һәммә укучы һәм укытучы бик теләп катнашты. Афәрин!