МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Котлыйбыз! 26.02.2018

22 нче февраль көнне Нотфуллин Алмаз Рашитович истәлегенә оештырылган көрәш ярышында мәктәбебез егетләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Авхадиев Ленар, Галимов Әлфисләр – 1, Хайруллин Инсаф -2, Тимербаев Айрат, Авхадиев Рәмзисләр 3 нче урынга лаек булдылар. Уңышлар, егетләр!
-
Бәйрәм концерты 26.02.2018

22 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды. Бәйрәм бик бай эчтәлекле һәм матур узды. Һәммә укучы үз кулы белән ясаган бүләкләрне әтиләренә тапшырдылар.
-
Очрашу 25.02.2018

22 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә карата, солдат хезмәтендә булып кайткан Айдар Кәримуллин һәм Илшат Гыйльметдинов белән очрашу булды. Алар солдат тормышы турында сөйләделәр.
-
Хәтер акциясе 24.02.2018

-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 23.02.2018

Кадерле ир- егетләребез,малайлар!
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез. -
День Родного языка 22.02.2018

21 февраля- день Родного языка. Учителя родного языка и литературы В.Н.Хайруллина, З.З.Нуретдинова провели вечер, посвященный родному языку. Ученики рассказывали стихи, пели песни.
-
Очрашу. Встреча 21.02.2018

20 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, 5 -11 сыйныф укучылары өчен Әфганстанда хезмәт иткән Хафизов Р.Х. белән очрашу булды.
20 февраля для учащихся 5- 11 классов состоялась встреча с афганцем Хафизовым Р.Х. -
Ачык тәрбия сәгате. Открытый классный час 20.02.2018

20 нче февраль көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Динә Базагутинова 3 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Ул матурлыкка багышланган иде.
20 февраля учительница начальных классов Дина Базагутинова провела открытый классный час на тему «Красота». -
Котлыйбыз 18.02.2018

16 нчы февраль көнне Әтнәдә узган Ш.Мәрҗәни исемендәге Республика фәнни- гамәли конференциядә катнашып А.Р.Миннемуллин җиңүче дипломына ия булды. Аңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Муса Җәлилнең туган көне
17.02.2018
15 нче февраль каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Менә шуңа да һәр сыйныфта тәрбия сәгате бөек шәхескә багышланган иде.










