Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2011

14 нче январь көнне Күәм урта мәктәбендә "Балалар өчен ата-аналар җаваплы" темасына ата-аналар җыелышы булып узды. 1 категорияле укытучы, 10 сыйныф җитәкчесе Сөнгатова Гөлнара үз чыгышында: "Киләчәк бүген төзелә диләр. Ата-ана аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле эш башкара - яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы"-дип белдерде.
-
Хоккей яңалыклары 07.01.2011

Быелгы хоккей сезоны Күәмдә узган Реваль Низамов турниры белән старт алды. 7 команда ике көн дәвамында мәктәп янындагы хоккей мәйданчыгында "ут уйнатты". Күәм яшьләр командасында уйнаган Алмаз Гыйниятуллин "Иң яшь хоккейчы" дип танылды.
-
Кышкы лагерь 04.01.2011

4 - 9 январь көннәрендә мәктәп яны кышкы лагерь эшләде. Анда 4 сыйныф укучылары ял итте. Барысы 8 укучы. Лагерьда "Оста куллар", "Нәфис сүз", "Инглиз теле", "Информатика дөньясында" түгәрәкләре эшләде. Балалар Г.Тукай иҗаты буенча рәсемнәр ясадылар, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Ә иң яхшылары район конкурсына тапшырылды. Мәктәп яны бозлавыгында тимераякта шудылар, хоккей ярышлары каралды.
-
Балмаскарад 29.12.2010

29 нчы декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә балмаскарад бәйрәме булып узды. Программада маска яклау, сюрприз номер, бию-тамаша, лотерея уеннары уйнату төрле концерт номерлары белән аралашып барды. Иң яхшы номерлар дип 10 класс Ирландия халыклары бию, 11 класстан маска яклау "Хайваннар дөньясында разборка" һәм 11 класста сюрприз номер табылды. Бәйрәм тамашасы күңелле узды.
-
Күәм урта мәктәбендә семинар 24.12.2010

24 нче декабрьдә Күәм урта мәктәбендә район инглиз теле укытучылары өчен "Дәресләрдә информацион-коммуникатив технологиялр куллану" темасына семинар булып узды. Укытучы Борханов Фәрит Фоатович 4 нче класс укучылары белән "My house is very nice" темасына дәрес һәм "Atnja is my nature" темасына класстан тыш чара күрсәтте.
-
Ачык тәрбия сәгате.
21.12.2010
21 нче декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылары белән Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы "Язмышларга буйсынмас җан" - Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан укучыларны Тукай премиясе лауреатлары белән таныштыру, аларның иҗатын өйрәтү максат итеп куелды.
Фәнис Яруллинның шәхси тормыш юлы һәм иҗаты аша укучыларда түземлелек һәм батырлык сыйфатлары тәрбияләнде.
-
"Атамалар безнең үткәнебез"... 17.12.2010

2010 елның 17 декабрендә, Әтнә укучылар йортының Күәм урта мәктәбе каршында оештырган “Эзтабар” түгәрәге әгъзасы, 9 сыйныф укучысы Ганиева Рамилә, Биектау районы Айбаш мәктәбе базасында үткәрелгән регионара халык иҗаты фестивалендә, “Авыллар тарихы” номинациясе буенча “Атамалар безнең үткәнебез” дип исемләнгән эзләнү эшен тәкъдим итте. Тарих укытучысы Садриев Равил җитәкчелегендә башкарылган хезмәт жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм Рамилә Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
"Әтнәм минем - сөеп туймас илем" презентацияләр конкурсы. 15.12.2010

Районыбызның 20 еллык юбилее уңаеннан 15 нче декабрьдә "Әтнәм минем - сөеп туймас илем" дигән эзләнү эшләре презентациясе конкурсы булды. Самат Шакир исемендәге балалар оешмасы "Әтнә районы музейлары үсеше" темасына эзләнү эшен презентацияләп, 5 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә яклады. Дума делегатларының баллары суммасы 54,3 булып, беренче урынга чыкты. Зөһрәне һәм аның җитәкче укытучысы Садриева Алияне бу уңышлары белән котлыйбыз. Бүләкләү "Дуслык учагы"нда оештырыла.
-
География атналыгы. 13.12.2010

13-18 нче декабрь көнне Күәм урта мәктәбендә география атналыгы булып узды. География укытучысы Галиева Рәйсә атналыкның программасын кызыклы һәм файдалы итеп төзеде. 15 нче декабрь көнне 5-7 класслар өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уен-ярыш үткәрелде. Укучылар географик атамалар белән таныштылар, шәһәр илләр буйлап сәяхәт иттеләр, кызыклы кроссворд чиштеләр. Географик сәяхәт мавыктыргыч булды. Актив укучылар мәктәп линейкасында билгеләп үтелде.
-
Спорт яңалыклары 11.12.2010

Күәм урта мәктәбенең кызлыр җыелма командасы Әтнә муниципаль районы һәм спорт мәктәбе үткәргән V Спартакиада кысаларында узган баскетбол ярышында II нче урын яулады.











