Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228
-
Программа информатизации
30.03.2011
Программа информатизации.
-
"Без бит Әтнә яклары" иҗат фестивале 29.03.2011

"Без бит Әтнә" яклары район иҗат фестивалендә Күәм урта мәктәбенең "Ак яулыклы әбием" җырына төшерелгән клибы тәрбияви эчтәлеге өчен билгеләнеп грамота белән бүләкләнде. Җырны 2 сыйныф укучысы Мортазина Назгөл башкарды. "Ак яулыклы әбием" клибын сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашат кызы әзерләде. Ирешелгән уңышлары белән котлап, аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Конкурс җиңүчеләре 25.03.2011

25 март көнне Күәм мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Шаһидуллина Филсинә һәм Нәҗипов Илназ, Татарстан тарихы буенча VI Республика конкурсының муниципаль дәрәҗәдә җиңүчеләре, тарих укытучысы Садриев Равил җитәкчелегендә, Күлле Киме мәктәбендә уздырылган, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апа Биктимерова белән очрашуда катнаштылар. Галимә Милли горурлыгыбыз булган татар хатын-кызлыры, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле лекция укыды.
-
Музей истәлекләре 25.03.2011

Соңыннан Сибгать Хәким музее җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева әзерләгән укучыларның һәм шәхсән үзенең Сибгать ага истәлекләре турында сөйләве безнең күңелләрдә якты хисләр калдырды.
-
Фаяз Хуҗин белән очрашу 25.03.2011

Әтнә Укучылар йортының Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче “Эзтабар” түгәрәге җитәкчесе Равил Садриев, методист Райлә Фәхретдинова, түгәрәк әгъзасы Рамилә Ганиева ТДГПУда профессор, танылган археолог Фаяз Хуҗин белән очрашып әңгәмә оештырдылар. Максатыбыз Әтнә районы археология истәлекләре турында тирәнрәк мәгълүмат туплау һәм үзебезнең эзләнүләр буенча галимнең фикерләрен тыңлау иде. Очрашудан без дә Фаяз абый да рухи күтәренкелек хисләре кичердек. Галим Рамиләбезгә үзенең шул көнне генә чыккан китабын бүләк итте.
-
Конкурс "Мир сегодня и завтра" 25.03.2011

Ученица 11 класса Кубянской средней школы Хакимзянова Лилия стала победителем в открытом республиканском конкурсе творческих работ с использованием информационных технологий "Мир сегодня и завтра" за видеоролик в номинации "50-летию комонавтики посвящается" и награждена дипломом I степени.
-
Конкурс "Мир сегодня и завтра" 25.03.2011

Учитель математики и информатики Кубянской средней школы Хакимзянова Нурания Идерисовна награждена грамотой за подготовку учащихся и активное участие в открытом республиканском конкурсе творческих работ с использованием информационных технологий "Мир сегодня и завтра".
-
Ата-аналар җыелышы. 23.03.2011

23 март көнне III чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан җыелыш эшлекле уен формасында узды. Әти-әниләргә аерым төркемнәрдә "Гаиләдә бала тәрбияләү, төрле яшь үзенчәлекләре, яшүсмернең характер формалашуы" буенча сораулар бирелде. Педагогик ситуацияләр бергә анализланды. Күәм авылының мәгариф тарихы белән таныштырылып, бүгенге көндә мәктәптә укыту-тәрбия процессына күзәтү – анализ ясалды. Һәр этап укучылар чыгышы белән аралашып барды. Җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Аерым сыйныфларда дирекция, фән укытучылары чыгыш ясады.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2011

Табигать уяну белән бергә өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз — яңа көн, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. 21 март көнне бу бәйрәмне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары матур итеп билгеләп үттеләр. Әниләр белән бәйрәм тагын да ямьлерәк узды.
-
Рәхмәт хаты 14.03.2011

Күәм урта мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгарифне, халкыбызның мәдәниятен саклау һәм үстерүдәге, зыялы шәхесләр тәрбияләүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды.











