Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234
-
Хоккей ярышы. 13.02.2011

13 февраль көнне мәктәп янындагы шугалакта 5-9кл. укучылары катнашында Самат Шакир призына хоккей ярышы булып узды.Бәрәскә, Мәңгәр, Күшәр һәм Күәм командалары арасында үзара кискен көрәштә, Күәм командасы 9:0 исәбенә җиңү яулады. Укучылар тренерлары Зарипов Булат абыйның ышанычын акладылар. Егетләргә ярышта җиңү яуларга мәктәптә практика үтүче- чын спортсмен Зарипов Раушан абыйларының осталыгы , күрсәткән алымнары да ярдәм иткәндер.
-
Чаңгы ярышы. 13.02.2011

13 нче февраль көнне район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында Күәм урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы 21-35 яшьлекләр төркемендә I урынны яулады. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", спортны яратыгыз, - ди Резеда. Аны җиңүе белән кайнар котлыйбыз.
-
Юлларда иминлек кагыйдәләре 12.02.2011

12 нче февраль көнне мәктәптә 5, 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Калатау бөркетләре" һәм "Светофор" командалары арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү һәм юл иминлеге буенча ярыш-бәйге үткәрелде. "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!" девизы астында уздырылган бу бәйгедә укучылар узара көч сынаштылар: юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, велосипедта дөрес хәрәкәтләнеп, юл билгеләрен танып һәм эстафета уеннарында катнаштылар. Педагог-организатор Садриева Алия һәм ТИН укытучысы Зарипов Булат укучыларга махсус биремнәр әзерләделәр. ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәткәре милиция лейтенанты Муллагалиев Фәнил бәйге барышында укучыларга юл иминлеге буенче сораулар бирде. Һәм ул укучыларга махсус бүләкләр дә алып килгән иде. Бәйгедә ике уңышлы чыгыш ясады. Молодцы.
-
Әлифба бәйрәме 09.02.2011

9 нчы февраль көнне 1 нче сыйныф укучылары белән "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Борханова Римма зур әзерлекле программа буенча бәйрәмне әти-әниләр, укучылар һәм башка килгән кунаклар өчен кызыклы итеп алып барды. 1 нче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннар уйнап, яңа җырлар җырладылар. Белем серләрен өйрәнүдә укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Әтнә районы командасы беренче 08.02.2011

Әтнә районы командасы республика күләмендә татар теле фәне буенча олимпиадада беренче урынны яулады. Команда составында Яңа Шашы урта мәктәбе укучысы Шакирова Рәзинә (призер), Күәм урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Рамилә (призер) һәм Күәм урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлнар (җиңүче) катнаштылар.
Әтнә районы командасы республика буенча I урынны яулады. Укучылар һәм аларның укытучылары Фәйзрахманов Җәүдәт, Сөнгатова Гөлнара, Садриева Алия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
-
"Сәләт"тә җыен 07.02.2011

Олимпиадада катнашучы безнең укучыларыбыз "Сәләт" яшьләр үзәге әйдәманнары белән җыенда катнаштылар. Җыенда татар шигырьләре, җырлары һәм бүгенге яшьләрне борчыган сораулар белән үрелеп бара. Укучылар "Сәләт" аланнары, андагы шөгыльләр, ял итү тәртипләре һәм башкалар турында күп мәгълүмат алды. Укучыларга һәрвакыт кыю фикерле, иҗади булуларын телибез.
-
Республика олимпиадасы 07.02.2011

7 февраль көнне республика күләмендә татар теле фәне буенча олимпиада үткәрелде. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлнар узган уку елында 4 нче урын алса, быел ул, 76 бал җыеп, 1 урын - җиңүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Язучы белән очрашу. 06.02.2011

Олимпиада көннәре истәлекле вакыйгаларга бай булды. 6 нчы февраль көнне күпләрнең яраткан язучысы Нәбирә апа Гыйматдинова белән очрашу һәм аның янәшәсендә фотога төшү , 3 томлыгын алу бәхетенә ирештек.
-
Укучылар иҗаты 26.01.2011

Миңлебаева Гөлнар үзенең иҗаты белән еш матбугатта күренә. Ялкын журналының 2011 елның №1 санында "Илһам канатында" китабы презентациясе чарасы турында мәгълүмат бирелгән. Фотосурәттә Гөлнарның булуы безнең өчен куаныч. Гөлнарга иҗади уңышлар телибез.
-
Тарих атналыгы 24.01.2011

Күәм урта мәктәбендә 24-29.01.11 көннәрендә тарих атналыгы булып узды. Программа буенча кызыклы чаралар, очрашулар үткәрелде һәм файдалы мәгълүмат бирелде. 26 нчы январьда "Яшь Геродот" тарихи викторина булып узды. Ул 5-9 нчы класс укучыларыннан торган "Археологлар", "Эзтабарлар" командаларының үзара ярышы формасында узды. Укучылар тарихи даталарны таныдылар, кроссвордлар чиштеләр, билегеле тарихи шәхесләрне таныдылар, тарихи белемнәрен теләп сынадылар. Тарих укытучысы Садриев Равил атналыкның һәрбер көнен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышты.











