Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228
-
Очрашу 22.04.2011

Кәримов Рүзәл Таһир улы җитәкчелегендәге Казан шәһәренең 2 нче номерлы лицей-интернатын тәмамлаган бертөркем яшьләр, 5-6 сыйныф укучыларына әлеге лицей, анда укыту тәртипләре белән таныштырдылар. Видеофильм укучыларда кызыксыну уятты. укучыларны укырга чакырдылар.
-
Г.Тукайның тууына 125 ел 22.04.2011

Мәктәп күләмендә Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан план буенча чаралар уза. 22 нче апрель көнне 5,6,7,8 сыйныф укучылары арасында Садриева А.Г. тарафыннан "Син Тукайны беләсеңме?" дигән турлы уен оештырылды. 4 турдан торган бу уенда ("Тукай һәм даталар", "Г.Тукайның тормыш юлы", "Г.Тукайның иҗаты", Г.Тукай сәнгатьтә") укучыларның Тукай иҗаты буенча белемнәре сыналды. Иң тапкыр уенчылар Г.Тукай төшкән кесә календаре белән бүләкләнде.
-
Публичный доклад директора школы МОУ - Кубянская СОШ
21.04.2011
Публичный доклад директора МОУ - Кубянская СОШ за 2010-2011 учебный год см. в нормативных документах.
-
Самат Шакир туган көн 15.04.2011

15 апрель якташ язучыбыз С.Шакирның туган көне. Шул уңайдан С.Шакир музеенда башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен музейга экскурсияләр оештырылды. Дәресләрдән соң "Минем авылымда Тукай булган" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укытучы Садриева А.Г.
-
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу 13.04.2011

13 апрель көнне шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсендә Миңлебаева Гөлнар катнашты. Шагыйрә иҗат итүче укучыларга төпле киңәшләрен бирде.
-
Галәмгә очуга 50 ел 11.04.2011

11 нче апрель көнне Күәм урта мәктәбендә космонавтика көне уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды. 1961 елның 12 апреле галәмгә очу көне буларак билгеләп үтелә. Космик эра башлану, Юрий Гагарин турында укучылар кызыклы фактлар, ачышлар, чыгышлар тыңлады, 11 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанова Лилия тәкъдим иткән видеоролик эчтәлекле һәм актуаль булды. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре укучыларга кызыклы презентацияләр күрсәтте.
-
IX регионара фәнни-эзләнү укулары 08.04.2011

8 апрель көнне ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, ТДГПУ, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан оештырылган яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге IX регионара фәнни-эзләнү укуларында мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Шаһидуллина Филсинә (укытучысы Садриев Р.М.) катнашты. Конференция Казан шәһәренең Киров районы 81 номерлы мәктәбендә оештырылды. Филсинә сертификат белән бүләкләнде.
-
I республикакүләм Тукай укулары 06.04.2011

2011нче елның 6нчы апрелендә Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә I республикакүләм Тукай укулары булып үтте. Күәм урта мәктәбеннән "Тукай премиясе лауреатлары" дигән секция утырышында "Язмышларга буйсынмас җан..." (Фәнис Яруллинның тормыш юлы,иҗаты) дигән темага 10 нчы сыйныф укучысы Фәизова Алинә (укытучы Сөнгатова Г.З.) фәнни эш белән чыгыш ясады. "I республикакүләм Тукай укуларында "Г. Тукай премиясенә лауреатлар" темасына уңышлы башкарылган фәнни-эзләнү эше өчен" дип исемләнгән грамота белән бүләкләнде.
-
Культпоход 31.03.2011

31 нче март көнне Күәм профсоюз оешмасы коллективы Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрына барып Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен карап ял итеп кайтты.
-
Педукулар 31.03.2011

31 март көнне Түбән Көек урта мәктәбендә узган педукуларда мәктәбебез укытучылары мастер-класс күрсәтеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.











