Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228
-
Март - профориентация айлыгы 14.03.2011

14 март көнне Күәм урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары Казан шәһәре социаль-эшлекле клуб "БИНК" хезмәткәре Нуискова Татьяна Владимировна белән очрашты. Ул укучыларны хезмәт базарындагы иң кирәкле профессияләр белән таныштырды. Укучылар анкета формалары тутырып, киләчәктә үзләренә туры килгән профессия төрләре турында информация алдылар.
-
Күңелемдә мәктәп еллары. 12.03.2011

Күәм урта мәктәбендә зур тантана - урта мәктәп булып эшли башлавына 35 ел тулу уңаеннан очрашу үткәрелде. Истәлекле вакыйганы билгеләр үтәргә мәктәптә укытып лаеклы ялга чыккан укытучылар, эшләп киткән укытучылар, җаваплы урыннанда эшләүче күренекле укучылары чакырылды. Укучылар чыгышлары белән бәйләнгән тарих, кунаклар катнашкан дәресләр, хатирәләр яңарту - очрашуның һәр мизгеле күңелле узды.
-
"КИТ-компьютеры, информатика, технологии" 28.02.2011

Участники Всероссийского конкурса "КИТ-компьютеры, информатика, технологии"
-
"КИТ - компьютеры, информатика, технологии" 28.02.2011

Ученица 11 класса Кубянской СОШ Хакимзянова Лилия показала наилучший результат: 1 место в школе, 9 место в регионе. Поздравляем!!!
-
"Русский медвежонок" 25.02.2011

Ученица 11 класса Кубянской СОШ Хакимзянова Лилия стала победителем конкурса "Русский медвежонок". Поздравляем!!!
-
Ел укытучысы бәйгесе финалисты 25.02.2011

Күәм урта мәктәбе укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы "Ел укытучысы 2011" конкурсында уңышлы чыгыш ясап, IV урын алды һәм РМБ тарафыннан грамота белән бүләкләнде. 7 нче сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате һәм татар әдәбиятыннан ачык дәрес үткәрде.
-
Рус теле олимпиадасы җиңүчесе 18.02.2011

Күәм урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Минлебаева Гөлнар рус теле буенча Республика күләм олимпиадада I урынны яулап алып, кабат җиңүче булды.Гөлнар Мәгариф министрлыгы дипломы,ә аның укытучысы Сабирова Саимә Ахатовна почет грамотасы белән бүләкләнде. Молодцы.
-
Ачык тәрбия сәгате. 18.02.2011

Шагыйрьнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил - герой шагыйрь" темасына башлангыч сыйныфларда класстан тыш чара - тәрбия сәгате үткәрелде. 3 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Гөлназ укучыларны Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Ватан пәрвәрлек хисе һәм өлкән буынга ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү, укучыларның танып-белү сәләтен үстерү максат итеп куелды. Дәһшәтле сугыш чорында шагыйрь Волхов фронтында көрәшә, дошман кулына эләгә, яралана. Ул 791 көн тоткынлыкта яши. Шуның 380 көнен төрмәләрдә үлем җәзасын көтеп уздыра.Моабит төрмәсендә шигырьләр иҗат итеп дошман белән көрәшүен дәвам итә.Бу шигырьләр турында хәзер бөтен дөнья белә, дип таныштырды укытучы. Укучылар шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен сөйләделәр. китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.Дәрес өчен төзелгән презентация бай эчтәлекле һәм иҗади итеп төзелгән иде.
-
Хоккей ярышы. 13.02.2011

13 февраль көнне мәктәп янындагы шугалакта 5-9кл. укучылары катнашында Самат Шакир призына хоккей ярышы булып узды.Бәрәскә, Мәңгәр, Күшәр һәм Күәм командалары арасында үзара кискен көрәштә, Күәм командасы 9:0 исәбенә җиңү яулады. Укучылар тренерлары Зарипов Булат абыйның ышанычын акладылар. Егетләргә ярышта җиңү яуларга мәктәптә практика үтүче- чын спортсмен Зарипов Раушан абыйларының осталыгы , күрсәткән алымнары да ярдәм иткәндер.
-
Чаңгы ярышы. 13.02.2011

13 нче февраль көнне район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында Күәм урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы 21-35 яшьлекләр төркемендә I урынны яулады. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", спортны яратыгыз, - ди Резеда. Аны җиңүе белән кайнар котлыйбыз.











