Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
7 нче сыйныф укучыларының агрокласс укуларында катнашуы 19.02.2024
Укучыларыбыз Казан дәүләт аграр университеты агрохимия кафедрасы доценты Михайлова Марина Юрьевна оештырган агрокласс укуларында катнаштылар. Алар анда яшелчәләрнең нитрат күләмен тикшерделәр.
-
"Кеше тәрбияләү" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы 17.02.2024
Бүген "Кеше тәрбияләү" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Киңәшчеләр арасында Закирова К.Г. 3 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
"Әтнә йолдызчыклары-2024" 17.02.2024
17-18 нче февраль көннәрендә укучыларыбыз "Әтнә йолдызчыклары-2024" бәйгесендә катнашып кайттылар. 1 нче сыйныф укучысы Кузнецов Богдан, Газимова Руфинә, Газимов Рәнис гала-концертка үттеләр. Галимуллина Фәридә, Хәмитов Илдан бүләкләнүгә чакырылдылар. Котлыйбыз!
-
"Гаилә җылысы" гаилә елын ачу тантанасы 16.02.2024
Районыбызда узган "2024 ел -гаилә елы"н ачуга багышланган бәйрәм концерты булды. Анда башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Г.И тормыш иптәше ветеран укытучыбыз Йосыпов Н.К. катнаштылар.
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел 15.02.2024
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Хөсәенова Р.Р. һәм Әхмәтҗанова З.Р. кызы "Муса Җәлил һәрчак безнең белән" дигән темага 1-4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, инсценировка куйдылар.
-
"Киләчәкне сайлыйбыз!" парламент дәресе 15.02.2024
Бүген мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Паутова Г.Г."Киләчәкне сайлыйбыз!" исеме астында 5-9 нчы сыйныфлар өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрескә авыл җирлеге башлыгы Гараев Х.Х. килде. Укучылар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
-
2024 нче елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга - 35 ел. 15.02.2024
2024 нче елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга - 35 ел. Шул уңайдан мәктәбебез укытучысы Батршин Н.Ш. "Әфганстан -йөрәк ярам" дигән тема астында 7-9 нчы сыйныф укучыларына тәрбия дәресе үткәрде.Укучылар сораулар бирделәр,.игътибар белән тыңладылар
-
Әтнә драма театры хезмәткәрләре мастер-класс күрсәтте 15.02.2024
Бүген 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен Әтнә драма театры хезмәткәрләре мастер-класс күрсәтте. Аннан "Хыял" театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз (Җит. Гайнетдинова Г.С.) үзләре өйрәнгән "Кәҗә, сарык һәм башкалар" әкиятеннән өзекләр уйнап күрсәттеләр. Кунакларыбыз яшь артистларыбызга үзләренең киңәшләрен әйттеләр
-
Мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы 14.02.2024
Кызлар арасында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы узды. Мәктәбебезнең кызлар командасы 3 нче урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
ЮИД түгәрәгенә йөрүче укучылар 13.02.2024
Мәктәбебездә ЮИД түгәрәге эшли. Анда йөрүче укучылар юл йөрү кагыйдәләрен үзләре өчен генә өйрәнеп калмыйча, төрле чараларда катнашып, яшьтәшләренә дә, үзләреннән кечкенә булган малай-кызларга да кагыйдәләрне искәртеп, кызыклы да, файдалы да рейдлар, очрашулар үткәреп торалар.