Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Әтнә йолдызчыклары-2024" районкүләм эстрада фестивале 23.02.2024
"Әтнә йолдызчыклары-2024" районкүләм эстрада фестиваленең гала- концертында катнашып, 1 нче сыйныф укучысы Кузнецов Богдан 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре: Хөсәенова Р.Р., Латыпова Г.Ә. Котлыйбыз!
-
"Алиш эзләреннән" XI бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе 22.02.2024
Бүген Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәгн 20 нче гимназиядә "Алиш эзләреннән" XI бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән бергә оештырылды. Конференциягә барлыгы 400гә якын эш кабул ителде, иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары - укучылар һәм укытучылар - 6 секциядә чыгыш ясадылар. Конференциянең хөрмәтле кунаклары - А.Алишның туганнары, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгечләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары - А.Алиш ис. премия ияләре. Конференциядә катнашучыларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе урынбасары Уразова Эльмира Мансур кызы, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбият кафедрасы җитәкчесе, Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, гимназия директоры, К. Насыйри, А. Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Минвәли кызы Арсланова сәламләде.
Укучыларның һәм укытучыларның иң яхшы дип табылган шигырьләре, әкиятләре, фәнни-эзләнү эшләре җыентык булып басылып чыкты.Шушы конференциядә 4 нче сыйныф укучысы Нуриев Айнур(җит.Нуриева Г.Р.) чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Эше җыентыкка кертелде. Котлыйбыз! -
"Күңелле стартлар" 22.02.2024
Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 2-4 нче сыйныф егетләре арасында "Күңелле стартлар" үтте. Укучылар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.
-
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе 22.02.2024
Бүген укучыларыбыз "Солдатка хат" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар хатларына Ватанны саклаусы егетләребезгә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар белән горурлануларын яздылар.
-
Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференция 21.02.2024
Бүген 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 2 нче урын алды. Җитәкчесе: Хөсәенова Р.Р. Котлыйбыз!
-
Сафта җырлап атлау бәйгесе 21.02.2024
Бүген мәктәбебездә сафта җырлап атлау бәйгесе узды. 2-7 нче сыйныфлар катнашты. Жюри тарафыннан укучыларның атлап барулары, рапорт бирүләре һәм җырлаулары бәяләнде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2024
Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәбебез укытучылары Хөсәенова Р.Р. һәм Әхмәтҗанова З.Р. туган тел көне уңаеннан "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Укучылар бик кызыксынып катнаштылар. Тел турында башлангыч сыйныф укучыларының шигырьләре тыңланылды, җырлар җырланды.
-
Шәхси куркынычсызлык чаралары, шикле предметларны тапканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә/ Беседа о меры личной безопасности», «Правила поведения при обнаружении подозрительных предметов» 20.02.2024
Бүген Батршин Н.Ш укучылар белән шәхси куркынычсызлык чаралары, шикле предметларны тапканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 20.02.2024
Бүген мәктәбебезнең 5-9 нчы сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булып узды. Егетләр ике командага бүленеп, төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар. Калашников автоматын сүтеп җыйдылар. Бәйрәм бик күңелле узды, дуслык җиңде.
-
Ислейтар урман хуҗалыгыннан Халиуллин Алмаз Накипович белән очрашу 20.02.2024
Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары Ислейтар урман хуҗалыгыннан килгән Халиуллин Алмаз Накип улы белән очраштылар. Ул урманнарны янгыннан саклау , урман хуҗалыгы сферасына укырга керү турында сөйләде.