Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Бөтенроссия Эколяталар көне» 15.05.2024
Мәктәбебездә «Бөтенроссия Эколяталар көне» үткәрелде. Балаларны табигать белән таныштыру-балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе.
Чара Туган як табигатен саклау һәм коткару зарурлыгына юнәлтелгән иде. Чыршы, Тихоня, Шалун һәм Умница бәйрәмнең төп геройлары булды. Алар балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштырдылар, алар кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Эколяталар балаларга экологик табышмаклар әйттеләр, «Тыелган билге нәрсәне аңлата» дигән викторина; «Кояш» уены безнең як хайваннары һәм кошлары турында белемнәрне ныгытты. Балалар пластик шешәләрдән һәм бөкеләрдән болынны чистартырга булыштылар һәм чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрне кабатладылар.
-
Мәктәбебез яшь армиячеләре районда үткән Җиңү парадында катнаштылар 09.05.2024
Мәктәбебез яшь армиячеләре районда үткән Җиңү парадында катнаштылар
-
Күлле Киме авылында яшәүче тыл ветераны Асия апаны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык 08.05.2024
Бүген мәктәбебез яшь армиячеләре Күлле Киме авылында гомер кичерүче тыл ветераны Асия Солтанованы Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар
-
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара 08.05.2024
Бүген укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Мәктәбебездә әзерләнгән венокны обелискка салдылар, Күлле Киме мәдәният йортында концерт куйдылар.Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый. Сезгә хәерле озын гомерләр, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш тели!
-
Укучыларыбыз Ары авылындагы обелиск янында 08.05.2024
Бүген укучыларыбыз Ары авылындагы обелиск янындагы митингта катнаштылар. Алар үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен әби-бабаларыбызга бүләк иттеләр. Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый. Сезгә хәерле озын гомерләр, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш тели!
-
Агрокласс укулары 07.05.2024
Агрокласстагы укучыларыбыз үсемлекләрнең вегетатив органнарын өйрәнделәр, органнарны микроскоптан карадылар, үсемлеккә биометрик характеристика бирделәр.
-
Рәгыйб Усман улы Халитов тууына 100 ел тулу уңаеннан "Бәхет биргән туган җирем" XI төбәкара фәнни- гамәли конференциясе 06.05.2024
Арча районы Яңа Кенәр мәктәбендә үткән Рәгыйб Усман улы Халитов тууына 100 ел тулу уңаеннан "Бәхет биргән туган җирем" XI төбәкара фәнни- гамәли конференциясендә катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Камалова Динә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе: Паутова Г.Г. Котлыйбыз!
-
"Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдык/ Всероссийская социально-патриотическая акция "Верни герою имя" 04.05.2024
Без "Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия социаль-патриотик акциясенә кушылдык. Яшь армиячеләребез Җиңү паркы территориясен чистарттылар
-
"Хәтер бакчасы" акциясе/ Акция "Сад памяти" 04.05.2024
Бүген укучыларыбыз "Бөтенроссия Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 100 төп агач утырттылар
-
Укучыларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр" көнендә булдылар 03.05.2024
2016 елдан «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусын горур йөрткән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы Әтнә районының 9 сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр» көне уздырды. Укучыларыбызны техникум укытучылары һәм студентлары 9 сыйныфны тәмамлагач, бирегә укырга керү мөмкинлеге белән таныштырдылар. Әйтергә кирәк, соңгы елларда техникумның белем бирү базасы бик күпкә яхшырды. «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» булып билгеләнде.