Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган район укулары 28.03.2025

Буген укытучыларыбыз, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган район укуларында катнашып югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Сабирова С. А - 1 урын
Валиева М. Р. - 1 урын, 3 урын
Паутова Г. Г. - 2 урын
Хусаенова Р. Р. - 3 урын
Гайнутдинова Г. С. - 3 урын. Катнашучыларны котлыйбыз, молодцы!
-
Каюм Насыйри исемендәге төбәкара укулар 28.03.2025

Елның-елында Каюм Насыйри исемендәге төбәкара укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра.9 нчы сыйыф укучысы Хөснетдинова Иркә фәнни проект эше белән катнашып 2 нче урынга лаек булды.Укытучысы Сафина Римма Ришатовна. Котлыйбыз!!!
-
Фәнни гамәли конференция 21.03.2025

Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан оештырылган фәнни гамәли конференциядә катнашып 7 нче сыныф укучысы Хамидуллин Инсаф 2 нче урын яулады. Укытучысы Паутова Г.Г.Котлыйбыз, молодцы!
-
Нәуруз бәйрәме
21.03.2025
Мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп, укучылары арасында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укытучылар балаларга “Нәүрүз” бәйрәме турында аңлаттылар. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Балалар бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.
-
Ачык дәрес 20.03.2025

Технология укытучысы Гайнутдинова Г.С. 5 нче класслар белән методик яктан югары оештырылган ачык дәрес курсәтте.
-
Република фәнни-гамәли конференциясе 20.03.2025

Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда укучыбыз Хөснетдинова Иркә катнашты . Аның хезмәте 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын!
-
"Кеше тәрбияләү" 18.03.2025

"Кеше тәрбияләү" дигән тема астында узган республика конкурсының муниципаль этабында катнашып директор киңәшчесе Закирова Кадрия 3 нче урынга лаек булды, котлыйбыз, молодцы!
-
Фән олимпиадасының республика этабы
08.03.2025
Математика буенча узган фән олимпиадасының республика этабында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Хамидуллин Инсаф призер булды. Укытучысы Сафиуллин А.А. Котлыйбыз, Молодцы!!!
-
Мастер класс 07.03.2025

Директор киңәшчесе Закирова К.Г. укучыларга төрле милләтләрнең милли ризыклары темасына мастер класс оештырды.
-
"Әлифба" бәйрәме. 28.02.2025

Бүген "Әлифба" бәйрәме узды. Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Гөлчәчәк Рөстәмовна җитәкчелегендә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән.
Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделэр. Бәйрәмгә килгән әниләр укытучы апаларына рәхмәтләрен житкерде. Мәктәп директоры Ирина Васильевна , балаларны котлап, беренче дипломнарын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлифба бәйрәме күңелләрдә матур хатирәләр калдырды.













