Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә 26.04.2024
Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә үткәрелде. Укучылар Г. Тукай шигырьләрен сөйләде, җырларын җырладылар. Кичә "Туган тел " җыры белән тәмамланды.
-
КДАУ уздырган "Профессионаллар" бәйгесендә укучыларыбыз җиңү яулады 26.04.2024
4 укучыдан торган команда КДАУ уздырган "Профессионаллар" бәйгесенең "Агрономия" компетенциясендә район данын яклап зур уңышлар белән кайттылар. 7 нче сыйныф укучылары Камалова Динә, Сабирова Фирүзә, 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Рәзилә 2 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә 1 нче урын алдылар . Җитәкчеләре биология укытучысы Паутова Г.Г. Котлыйбыз!
-
"Тукайлы балачак" дип исемләнгән кичә 26.04.2024
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел булган көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Тукайлы балачак" дип исемләнгән кичә үтте. Кичә шул исемдәге фильм караудан башланды. Соңыннан укучылар ике командага бүленеп, Тукай иҗаты буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, бөек шагыйребезнең иҗатын белүләрен расладылар, шигырьләрен сөйләделәр.
-
Җиңү диктанты 26.04.2024
Укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бүген "Җиңү диктанты" яздылар
-
“Императрица” фильмын карау 25.04.2024
25.04 көнне 12.15 – 14.15 сәгать аралыгында 5-9 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә “Императрица” фильмын карадылар.
-
"Күңелләрдә мәңге яшь Тукай" районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 25.04.2024
Укучыларыбыз "Күңелләрдә мәңге яшь Тукай" районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә актив катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания (җитәкчесе: Йосыпова Г.И.) - 3 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам )җитәкчесе: Хөсәенова Р.Р.) - 1 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2024" 24.04.2024
Мәктәбебезнең ЮИД командасы районда үткән "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2024" бәйгесендә "Велосипедны фигуралы йөртү" станциясендә иң яхшылар" номинациясендә җиңү яуладылар. Җитәкчесе: Сафиуллин А.А. Котлыйбыз!
-
"Тукайга мәхәббәт илә..." V нче Бөтенроссия шигырь сөйләучеләр бәйгесе 23.04.2024
4 нче сыйныф укучысы Нуриев Айнур (җитәкчесе: Нуриева Г.Р.) "Тукайга мәхәббәт илә..." V нче Бөтенроссия шигырь сөйләучеләр бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Международная просветительская акция «Тотальный диктант» 20.04.2024
"Тотальный диктант" – ежегодная просветительская акция в форме добровольного диктанта для всех желающих.Цель акции состоит в том, чтобы показать, как важно быть грамотным для каждого человека, убедить, что заниматься русским языком увлекательно и полезно; объединить всех, кто умеет или хочет писать и говорить по-русски.
-
Көрәш 20.04.2024
7 нче сыйныф укучысы Газимов Рәнис Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган татарча көрәш турнирында 2 нче урын алды. Котлыйбыз!