Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Кунаклар кабул иттек 19.04.2024
Мәктәбебез бүген республикабызның Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча Төркия, Казахстан, Россиянең күп регионнарыннан килгән татарлар өчен милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүнең методикасы һәм оештыру технологиясе буенча семинар-практикумда катнашучыларны кабул итте. Семинарда катнашучылар Сибгат Хәким музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Хәкимуллина Г.Г. милләттәшләребезгә ике зал буенча да экскурсия үткәрде. Соңыннан истәлек өчен фотога төштеләр.
-
Күлле Киме мәктәбе төрле сортлы томат, борыч үсентеләре, гөлләр сата 18.04.2024
Күлле Киме мәктәбе төрле сортлы томат, борыч үсентеләре, гөлләр сата
-
"Хатын-кыз - гүзәллек алиһәсе" онлайн бәйгесенең "Илһам чишмәсе" номинациясе җиңүчесе 17.04.2024
Районда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган "Хатын-кыз - гүзәллек алиһәсе" онлайн бәйгесенең "Илһам чишсәсе" номинациясендә Вәлиева М.Р. җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция 16.04.2024
Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә "Экология һәм табигатьтән файдалануның заманча проблемалары" исеме астында республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә уңышлы чыгыш ясады.
-
БДД ОГИБДД дәүләт инспекторы Мөгтәзиров Ренат Радик улы белән очрашу 15.04.2024
Бүген мәктәптә укучылар БДД ОГИБДД дәүләт инспекторы Мөгтәзиров Ренат Радик улы белән очраштылар. Ул укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртте һәм белешмәләр бирде.
-
Агрокласс укулары 15.04.2024
Бүген укучыларыбыз чираттагы укуда булдылар. Алар анда күзәнәк төзелеше һәм структурасы белән таныштылар. Микроскоп аша төрле тәҗрибәләр эшләп карадылар
-
"Террорчылык куркынычы булганда" дигән темага әңгәмә 12.04.2024
Укучылар белән "Террорчылык куркынычы булганда" дигән темага әңгәмә үткәрелде
-
Космонавтика көне 12.04.2024
12 апрель – Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Бу турыда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Паутов М.Э. чара үткәрде
-
Космонавтика көне 12.04.2024
1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньядагы беренче кеше белән иярчен космос корабын чыгаралар. Шуннан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә, ә дөньяда - кешенең космоска очу көне. Мәктәбебездә Космонавтика көне уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен чара үтте.
Латыпова Г.Ә һәм Әхмәтҗанова З.Р. балаларга йолдызлар һәм планеталар, космик станция, скафандрлар һәм авырлыклар шартларында космонавтларның ничек туклануы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Кызыклы уеннар, күк кроссвордалары, конкурслар, космик табышмаклар балаларга йолдызлы дөньяга чумарга ярдәм итте. -
СВОда катнашып, кыска вакытлы ялга кайткан Сабиров Руслан белән очрашу 09.04.2024
Бүген мәктәбебездә СВОда катнашып, кыска вакытлы ялга кайткан Сабиров Руслан белән очрашу булды. Ул үзе укып чыккан мәктәпне, андагы укыткан укытучыларны сагынып килүен әйтте. Укучыларның сорауларына җавап бирде һәм үзенең киңәшләрен җиткерде.