Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259
-
Галәм серләре. 15.03.2012

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Х. Зыятова мәктәп күләмендә "Галәм серләре" дигән темага географик кичә үткәрде. Кичә бик мавыктыргыч һәм могҗизалы иде.
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне! 08.03.2012

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
-
Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2012

Ватанны саклаучылар көне - әтиләребездән башка үтәме соң? Кызыклы, истәлекле мизгелләргә бик бай булды 6 нчы класс укучылары һәм аларның әтиләре белән үткән кичә. Бәйрәм белән Сезне,хөрмәтле ир-егетләребез!
-
Курчак театры. 18.02.2012

Мәктәбебездә татар теле укытучысы Ләйсән Мансуровна Шакирова җитәкчелегендә иҗат түгәрәге эшли. Анда 5 нче класс укучылары бик теләп шөгыльләнәләр. Үзләренең иҗат җимешләре белән безне дә һәрдаим таныштырып торалар. Аларның безгә күрсәткән курчак театры бер дә Казан артистларыныкыннан ким түгел. Афәрин!
-
Ачык тәрбия дәресендә.. 15.02.2012

Менә шундый заман җитәр... Класс җитәкчесе Р.З. Гайнетдинова 9 нчы класс укучылары белән әти-әниләре арасында әхлаксызлык, наркомания, тәмәке тарту, эчкечелеккә карата бәхәс үткәрде. Әти-әниләр дә, укучылар да бу начар гадәтләргә карата үзләренең тискәре карашларын, фикерләрен белдерделәр.
-
Яшь спортчыларыбыз... 13.02.2012

Армспорт буенча Республика күләмендә үткәрелгән турнирда 8 класс укучысы Әхмәтҗанова Рәмилә 60 килограммга кадәрле үлчәүдә кызлар арасында 2 нче урынны алды.Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.Чистай шәһәрендә әлеге ярышлар ике көн дәвам итте. Безнең мәктәптән шулай ук район данын яклап Сафиуллина Алсу һәм Сафиуллин Ильяс катнаштылар.
-
Ачык тәрбия сәгатендә... 10.02.2012

Югары квалификацион категорияле укытучы Вафина Халидә Фоатовна 5 нче класс укучылары белән "Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына ачык тәрбия сәгате - ток -шоу үткәрде. Ток-шоуда экспертлар конвенция, конституция төшенчәләренә, хокук һәм бурычларга тулысынча аңлатма бирделәр.
-
Республика конкурсында... 09.02.2012

"Барысы да уйный!" Татарстан Республикасы халыкларының уеннары ( видеороликлар) республика конкурсының муниципаль этабында укучыларыбыз 1 нче урынны алдылар (өлкән класслар категориясендә). Башлангыч һәм 5 нче класс укучылары рус халык уены "Горелки"ны уйнап күрсәттеләр. Авторлары 9 класс укучысы Нуретдинова Ания (уенның аңлатмасы) һәм 8 класс укучысы Гарипова Алсу (уенның тарихы). Җитәкчеләре педагог оештыручы -Гарипова Венера Рашатовна. Котлыйбыз!
-
КФУ олимпиадалары...
04.02.2012
КФУ тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларда укучыларыбыз - Гатауллина Гөлүсә, Нуретдинова Ания, Солтанова Динә актив чыгыш ясап, берничә фәннән 2 нче турга үттеләр.Котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы
01.02.2012
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды...



















