Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259
-
Спартакиаданы каршылап...
02.02.2013
Татарстан Республикасы укучыларының IX нчы Спартакиадасына сайлап алу ярышларында армспорт буенча район күләмендә безнекеләргә тиңнәр булмады. 9 нчы класс укучылары Сафиуллина А., Шакиров И., Фазлыев А., 6 нчы класс укучысы Мөхәммәтшина Г. үз үлчәү авырлыкларында 1 нче урын, ә 9 нчы класс укучылары Ахметзянова Р., Сафин И. 2 нче урын алдылар. Шулай ук Фәсхетдинов И., Шәмсетдинов С., Гарипова А., Зиятдинов Б., Мингазов Р. та уңышлы чыгыш ясадылар. Төп гомуми белем мәктәпләре арасында безенең команда беренчелекне алды. Котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы. 02.02.2013

Бүген мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Мәктәп директоры Әмир Габделхакович Нуретдинов мәктәптә укыту- тәрбия торышы белән таныштырды, киләчәккә бурычлар билгеләде. Җыелышта шулай ук Арча районы башкарма комитет җитәкчесе Исмагилов Рафил Рәисович, Яңа Кырлай авыл советы рәисе урынбасары Р.Р. Шәяхмәтов, участок инспекторы- полиция капитаны Р.Г. Рәхимҗанов бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Икенче көн тәртибе буенча җыелыш классларда дәвам итте.
-
Безнең Рәмилә - беренче! 21.01.2013

1997-1998 нче елгы укучылар арасында армрестлинг буенча үткәрелгән ярышта Идел буе федераль округында 9 нчы класс укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Әхмәтҗанова Рәмилә беренче урынга лаек булды һәм спорт мастеры нормативын үтәде.Бу җиңүе белән без аны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Урок чистоты 16.01.2013

Сегодня во всех классах нашей школы проводились уроки чистоты...
-
Ярышларда... 08.01.2013

Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында укучыларыбыз актив катнашып килә. Чаңгы ярышында эстафетада укучыларыбыз Валиева Сөмбел, Валиева Рузилә, Валиев Ильмаз һәм Шәмсетдинов Булат район күләмендә II урынга лаек булдылар, йөзү буенча 6 нчы класс укучысы Хурамшин Азат шулай ук II урынны яулады.Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Президент чыршысы - 2013! 26.12.2012

Татнефть-арена бинасында республиканың иң төп Яңа ел бәйрәме узды. Президент чыршысында Татарстанның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүче 7500 бала - олимпиадалар һәм төрле конкурсларда җиңүчеләр, уку отличниклары катнашты. Алар арасында безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Әхмәтҗанова Рәмилә дә бар иде.
-
Спорт ярышларында... 15.12.2012

Ф.Гарәфиев истәлегенә үткәрелгән ярышларда район күләмендә 9 класс укучылары Шәмсетдинов Салават ату буенча 3 нче урын алды, Шакиров Илһам рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Ә укытучыбыз Валиева Г.Р. физкультура укытучылары арасында шахмат буенча 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Педагог - оештыручыларның район семинарында... 11.12.2012

Мәктәбебездә педагог - оештыручыларның район семинары булып үтте. Венера Рашатовна Гарипова катнашучыларны "Джунглига чакырды" һәм "Караоке шоу" тәкъдим итте, иҗат лабораториясе, "Ак каен" дружинасы эшчәнлеге белән таныштырды, ирешкән уңышлары хакында сөйләде.
-
Әкият илендә... 05.12.2012

Мәктәбебез тирәсенә кар сыннары булып, әкият геройлары җыйналды.
-
Технология атналыгы 29.11.2012

Технология атналыгында укучыларның кул эшләре белән таныштык һәм бик матур кичә карадык.. Кичәне технология укытучысы Р.З. Гайнетдинова әзерләде.



















