Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2012

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик "4"ле һәм "5"леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
-
V Бөтендөнья татар яшьләре форумы 29.08.2012

Районыбызга V Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучы 800дән артык делегат килде. Бу чарада безнең мәктәп коллективы да читтә калмады.
-
Без яратабыз сине, "Шатлык"! 04.07.2012

Районыбызның "Шатлык" лагерында быел балаларның җәйге ялы 3 сменада оештырылды. Безнең укучыларыбыз да бу лагерьга бик теләп һәм ашкынып бардылар. Ә 8 класс укучысы Гарипова Алсу икенче отряд әйдаманы булды. Тәмам дуслашып, остарып, яңадан-яңа идеяләр, фикерләр белән кайттылар алар.
-
Халык-ара балаларны яклау көне. 01.06.2012

Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Мәктәп яны лагеры үз эшен башлап җибәрде. Укучылар бу көнне бик көтеп алдылар. Чөнки аларны күңелле, кызыклы, файдалы чараларга бай булган 18 көн көтә...
-
"Соңгы кыңгырау". 25.05.2012

Мәктәбебездә чыгарылыш - 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Имтиханнарында уңышлар телибез!
-
Әлфия Бәдретдинова исемендәге премия. 24.05.2012

Мәктәбебезнең педагог - оештыручысы Гарипова Венера Рашатовна Әлфия Бәдретдинова исемендәге премиягә лаек булды .Ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Татар кызы - 2012!" 23.05.2012

Район күләмендә "Татар кызы - 2012!" бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә безнең укучыбыз Гарипова Алсу да катнашты һәм "Иң талантлы кыз" номинациясендә җиңүче булды. Афәрин. котлыйбыз!
-
"Минем тарихым - минем байлыгым..." 22.05.2012

2012 нче ел- Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган "Минем тарихым - минем байлыгым..." темасына асфальтта рәсем ясау конкурсында 8 класс укучысы Әхмәтҗанова Рәмилә, педагог - оештыручы В. Р. Гарипова җитәкчелегендә, 14-18 яшьлекләр арасында район күләмендә 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз !!! Шулай ук Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган "Юл шаяруны яратмый!" темасына асфальтта рәсем ясау конкурсында 7 класс укучысы Яруллина Илүзә ( җитәкчесе-педагог - оештыручы В. Р. Гарипова )11- 14 яшьлекләр арасында район күләмендә 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз !!!
-
Республиканский конкурс "Играют все!" 21.05.2012

Республиканский конкурс "Играют все!". В рамках фестиваля "Вместе мы - одна страна" учащиеся нашей школы Гарипова Алсу и Нуретдинова Ания в номинации "Самое полное описание игры" были удостоены диплома I степени. Поздравляем!
-
Футбол - чын егетләр уены. 18.05.2012

Бүген мәктәбебездә футбол буенча зона ярышлары үтте. Өчиле, Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Утар Аты, Наласа мәктәпләренең командалары үзара көч сынаштылар. Нәтиҗә исә түбәндәгечә булды: 1 урын -Өчиле, 2 нче урын - Наласа, 3 нче урын- Утар Аты укучыларында.Афәрин, егетләр! Котлыйбыз!



















