Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
"Живая классика" 25.03.2013

Әлеге конкурсның район этабында 6 нчы класс укучысы Зиятов Илгиз ( җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Фоатовна Вафина) "Иң яхшы сәхнә образы" номинациясендә җиңү яулады.Афәрин, котлыйбыз!
-
“Көнгерә - халыкара математик уен - конкурс” 21.03.2013

21 март көнне мәктәбебездә “Көнгерә - халыкара математик уен - конкурс”ы үткәрелде. Әлеге конкурста һәр елны укучыларыбыз бик теләп катнашалар.
-
Мәктәп кинозалында... 15.03.2013

15 март көнне мәктәпкә Балтач районыннан кино күрсәтүчеләр килде. Без “Ангел” фильмын карап үттек. Ул бик эчтәлекле һәм кызганыч иде ул.
Тәрбияви яктан да бик көчле иде. Мондый фильмнар мәктәпкә ешрак килсен иде.
-
Әлифба бәйрәме! 11.03.2013

11 март көнне Әлифба бәйрәме уздырылды. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары Әлифба китабы белән хушлаштылар. Алар инде хэзер укый да,яза да беләләр. Беренчеләрне яңа уку китаплары көтеп тора. Без аларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Башлангыч класс укытучылары Сафиуллина А.Р. һәм Әһлиуллина Р.М., өстәмә белем бирү педагогы Шакирова Л.М. күңелле һәм эчтәлеклк бәйрәм программасын әзерләгәннәр иде. Укучылар матур җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Кунакка әти- әниләр дә чакырулы иде. Алар бик канәгать булып, укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2013

Хөрмәтле, хатын-кызларыбыз! Ихлас күңелдән бәйрәм белән, Сезне!
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2013

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне! Әлеге бәйрәм хөрмәтенә мәктәбебездә, сөекле әниләребезгә багышланган, "Иң - иң кадерлебез" дип аталган кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Р.З. Гайнетдинова белән 5 нче класс укучылары әзерләгән иде. Соңыннан әниләр - Л.Хәсәнгалиева, Р.Гайнетдинова, Н.Галимҗанова катнашында укытучы А.Ф.Зыятов әзерләгән "Башваткыч" карадык.
-
Сталинград сугышында җиңүгә-70 ел! 25.02.2013

25 нче февраль көнне мәктәбебездә ветеран укытучы Луиза Сабировна Садыйкова белән очрашу булды. Ул укучыларга Сталинград сугышы һәм шул сугышта якташыбыз Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллинның күрсәткән батырлыкларын, сафиуллинчылар көрәше турында сөйләде,тарихи документлар,истәлекләр-рәсемнәр белән таныштырды.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар, шулай ук үзләре дә Луиза Сабировнага һөнәрләрен күрсәттеләр. Л.С. Садыйкова музей эшчәнлеге һәм андагы экспонатлар белән дә танышты.Очрашу бик җанлы үтте.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2013

9 нчы класс егетләре А.Зәйнуллин, Б.Зиятдинов, Н.Сәләхиев, И.Сафин, А.Фазлыев, А.Хурамшин, И.Шакиров, С.Шәмсетдинов ике командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынаштылар.Егетләр бар яктан да үзләренең булганлыкларын, Ватан сакчыларына алмашка әзерлекләрен күрсәттеләр. Афәрин!
-
Инглиз теле атналыгында... 21.02.2013

Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы булып үтте.Инглиз теле укытучысы Гөлназ Илдусовна Мөхәмәтшина инглиз телендә төрле чаралар һәм ачык дәрес күрсәтте.
-
Укытучыларыбыз - район сәхнәсендә... 18.02.2013

"Арча, син бит безнең горурлык, гасырларны кичеп, балкып торырлык!" девизы белән үткәрелүче бәйгедә безнең коллектив та читтә калмады. Укытучыларыбыз З.Г. Мингазов, Д.Х.Зыятова, Р.М. Нигъмәтҗанова, Х.Г. Гарәфиев, А.Ф.Зиятов, Л.М. Шакирова һәм 8 нче класс укучысы А. Фатыхов район мәдәният йорты сәхнәсендә Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" мелодрамасын тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышын тамашачы зур алкышларга күмде, афәрин!!!



















