Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259
-
Җиңел атлетика ярышлары. 15.05.2012

Район күләмендә үткәрелгән җиңел атлетика ярышларында мәктәбебез командасы 1 нче урынны алды. Укытучы Р.Фазлыев җитәкчелегендә егетләребез бик уңышлы чыгыш ясадылар.Котлыйбыз! Ә 8 нче класс укучысы Шәмсетдинов Салават 100 м га йөгерүдә - 1 нче ,400 м га йөгерүдә - 3 нче, озынлыкка сикерүдә - 3 нче урын алды. Афәрин!!! Команда эстафетада 2 нче, бау тартышуда 3 нче урынга лаек булды.
-
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы! 07.05.2012

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 67 еллыгын зур тантана белән билгеләп үттек. Бәйрәмгә ветераннарыбыз Җәләев Равиль абый, Шаяхметов Равиль абый һәм Камалиев Шәйхелислам абый килделәр. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Ветераннарыбызны котлап, 8 нче класс укучылары Ф.С. Нуретдинова җитәкчелегендә эчтәлекле чыгыш ясадылар. Ветераннар да җавапсыз калмады, 90 яшендә булса да Шәйхелислам абый зур рәхмәтен җиткерде.
-
Агач утырту көне 05.05.2012

Чыгарылыш класс укучылары класс җитәкчеләре- Р.З. Гайнетдинова белән берлектә географик мәйданчыкта агачлар утырттылар. Аларның башлангычын башка класс укучылары да дәвам иттеләр.
-
Туган телем - Тукай теле 27.04.2012

Китапханәче Г.Р. Валиева 5-6 нчы класс укучылары белән "Туган телем-Тукай теле" исемле интеллектуаль бәйге үткәрде. Бәйге бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Укучылар да бик актив булдылар.
-
Тукайга ияреп...
26.04.2012
"Яшь актерлар мәктәбе" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. Ф. Зыятовның "Әле өмет юк түгел" (Тукайга ияреп...), дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр.Укытучы Л.М. Шакирова җитәкчелегендә алар, бүгенге көндә иң актуаль тема, экологик проблеманы күтәрделәр.Бик уңышлы булды, афәрин!
-
"И мөкатдәс моңлы сазым"
25.04.2012
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Ф. Зыятов Габдулла Тукай иҗатына багышлап, "И мөкатдәс моңлы сазым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә Тукайның Өчиледә язган шигырьләре һәм 2012 нче елга Тукай премиясенә кандидатлар белән таныштык. Шагыйрьнең Өчиледәге тормышы һәм иҗаты белән Ф.Г. Зыятов таныштырды.
-
Өмәдә... 21.04.2012

Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары,хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәктәп янында гына эшләп калмыйча, һәйкәл тирәсен дә җыештырдык. Ә анда бигрәк тә Х.Ф. Вафина җитәкчелегендә 5 нче класс укучылары тырыштылар.
-
Мин белергә хокуклы! 07.04.2012

Мәктәбебездә наркоманиягә каршы интернет дәресләр узды. Бу бигрәк тә югары сыйныф укучылары өчен бик файдалы чара булды. Укучылар интернеттан видеороликлар карадылар, төрле кешеләрнең фикерләрен тыңладылар. Ахырдан укучылар наркоманиягә каршы фикер алыштылар һәм анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы.
28.03.2012
3 нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар , максатлар хакында сөйләшү өчен әти-әниләр белән куст-башлангыч мәктәпләрендә очраштык. Чиканас, Өчиле, Иске-Йорт, Югары Бирәзә һәм Күкчә- Бирәзә башлангыч мәктәпләрендә җыелышлар бик файдалы, җанлы үтте.
-
Әкияттә кунакта 16.03.2012

"Иҗат түгәрәге"нә йөрүчеләр безне хезмәт җимешләре белән таныштыруны дәвам итәләр. Алар түгәрәк җитәкчесе Л.М. Шакирова белән "Кызыл калфак " әкиятен сәхнәләштергәннәр. Әкиятнең яңача версиясе бик ошады. Афәрин!!!



















