Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259
-
Олимпиада. 27.11.2012

Укучылар арсында биология фәненнән үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында призер булган 7 нче класс укучысы Нургалиев Айнурны, 8 класс укучысы Яруллина Илүзәне котлыйбыз!!! ( Укытучы Гарәфиев Х.Г.)
-
Әниләр көне 25.11.2012

Әниләр көне белән Сезне, хөрмәтле әниләребез, әбиләребез!
Әниләр көненә багышлап, Ф.В. Лотфуллина җитәкчелегендәге 8 класс укучылары мәктәп күләмендә бик матур кичә үткәрделәр.
-
"Башваткыч" 21.11.2012

Өстәмә белем бирү укытучысы А.Ф. Зыятов мәктәп күләмендә 5 класс укучылары белән "Башваткыч" үткәрде. Бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Әти-әниләр җыелышы.
14.11.2012
Бүген мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Мәктәп директоры Ә.Г. Нуретдинов, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.М. Гарипова һәм тәрбия эшләре урынбасары Д.Х. Зыятова бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Икенче көн тәртибе буенча җыелыш классларда дәвам итте.
-
Көзге бал 02.11.2012

Мәктәбебездә шаулап, гөрләп көзге бал үтте. Укучылар да, класс җитәкчеләре дә бик ныклап әзерләнгәннәр. Уңышларыбыз да куандырырлык....
-
"Парламент дәресе-2012" 01.11.2012

Парламент дәресендә "Минем конституцион хокукларым һәм бурычларым" дигән темага әңгәмә үткәрдек.
-
Олимпиада-2012 31.10.2012

Мәктәп күләмендә барлык фәннәрдән дә олимпиадалар үткәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм район күләмендә катнашучы укучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
1 класслар аллеясы. 18.10.2012

Мәктәп янындагы аллеяда агачлар саны тагын да артты. Аларны укытучылары А.Р. Сафиуллина ярдәме белән 1 нче класс укучылары утырттылар.
-
Кубок бездә! 15.10.2012

Армрестлинг буенча үткәрелгән ярышта мәктәбебез командасы район күләмендә беренче урынны яулады. Афәрин егетләр, кызлар! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! 05.10.2012

Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!



















