Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
"Универсиаданы каршылап" 17.05.2013

"Универсиаданы каршылап" бердәм тематикасы нигезендә классларда тәрбия дәресләре үткәрелде.
-
Ышаныч телефоны. 17.05.2013

Бүген Россиядә ышаныч телефонын билгеләп үтү көне. Россиядә ышаныч телефоны: 8-800-2000-122. Арча муниципаль районы буенча ышаныч телефоны 3-02-05; Район "Мәгариф идарәсе" ышаныч телефоны 3-24-98.
-
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән! 08.05.2013

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 68 еллыгын зур тантана белән билгеләп үттек. Бәйрәмгә ветераннарыбыз Җәләев Равиль абый һәм Шаяхметов Равиль абый килделәр. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Ветераннарыбызны мәктәп директоры Ә.Г. Нуретдинов, Яңа-Кырлай авыл советының Өчиле авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Шәяхмәтов һәм "Вамин-Арча" ҖЧҖнең "Агросинтез" бүлекчәсе рәисе Э.Г. Зиятдинов котладылар, ә 8 нче класс укучылары Ф.В. Лотфуллина җитәкчелегендә эчтәлекле чыгыш ясадылар. Ветераннар да җавапсыз калмады, алар да укучыларга теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Барыгызны да, бәйрәм белән!
-
Татар теле укытучылары бәйгесендә... 07.05.2013

7 нче май көнне район күләмендә татар теле укытучыларының иҗади бәйгесе үтте. Безнең мәктәп данын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Хәлиловна Зыятова яклады һәм бик уңышлы чыгыш ясады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Парламент дәресе-2013" 25.04.2013

Бүген барлык классларда да "Парламент дәресе-2013" үтте. Ул Россия парламентаризмы көненә багышланды.
-
Бездә-өмә!
20.04.2013
"Чисталык икеайлыгына" кушылып, мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары,хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәктәп янында гына эшләп калмыйча, һәйкәл тирәсен дә җыештырдык. Эшләгән эшебезгә карап, күңел сөенә
-
КФУ - тест үткәрә.. 11.04.2013

8нче апрель һәм 10нче апрель көннәрендә 9 сыйныф укучылары http://abiturient.kpfu.ru/ сайтында рус теле һәм математика фәннәреннән тестирование үтте. Нәтиҗәләр яхшы. Уку елы ахырында булачак ГИАда да сынатмаслар дип ышанып калабыз. Уңышлар телибез аларга!
-
Фольклор иленә сәяхәт. 09.04.2013

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Х. Зыятова җитәкчелегендә 6 нчы класс укучылары мәктәбебезнең барлык укучыларын фольклор иленә сәяхәткә алып чыктылар. Татар халкының оста-җор телле булуына, борынгы гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклавына тагын бер мәртәбә инандык.
-
Кошлар көне 03.04.2013

Җылы яктан кайткан кошларга багышлап, башлангыч класс укучылары ( укытучылары- Л.М.Шакирова, А.Р. Сафиуллина, Р.М. Аглиуллина) бик матур кичә үткәрделәр. Алар бик күп кош оялары да ясаганнар, рәхмәт үзләренә.
-
"Живая классика" 25.03.2013

Әлеге конкурсның район этабында 6 нчы класс укучысы Зиятов Илгиз ( җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Фоатовна Вафина) "Иң яхшы сәхнә образы" номинациясендә җиңү яулады.Афәрин, котлыйбыз!



















