Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Әниләр һәм кызлар"бәйгесе 06.03.2014

"Мәктәбебездә "Әниләр һәм кызлар"бәйгесе үтте.Төрле уеннар,ярышлар концерт номерлары белән аралаштырып барылды.Ахырдан түгәрәк җитәкчесе Әхмәтҗанова Г.Р. оештырган спектакльдән өзек күрсәтелде.Бәйрәм кичәсеннән барысы да канәгать калды", дип хәбәр итте безгә Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе мөдире Ф.Ф. Шакирова
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2014

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне! Әлеге бәйрәм хөрмәтенә мәктәбебездә, сөекле әниләребезгә багышлап, класс җитәкчеләре Х Ф. Вафина белән 7 нче класс укучылары бик матур кичә әзерләгән иде.
-
Әлифба бәйрәме! 05.03.2014

Беренче класс укучылары укытучы апалары Аглиуллина Р.М. белән Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Кунакка әниләр дә килгән иде.
-
«Сугыш чоры балалары» проекты 27.02.2014

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш чоры балалары” республикакүләм проект нигезендә мәктәптә сугыш чоры балаларын барлау эше бара. Укучылар һәм укытучылар Бөек Ватан сугышының иң яшь тере шаһитлары белән очрашып мәгълүмат туплыйлар, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны язып алалар.
-
Хөрмәтле ир-егетләребез! 23.02.2014

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата мәктәбебездә - Чиканас башлангыч мәктәбендә, "Күңелле стартлар" уены үткәрдек.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 21.02.2014

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мәктәптә төрле чаралар үткәрелә.Укучылар, хәрби-патриотик айлык кысаларында, сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының өйләрендә булып видеоязмалар, альбомнар әзерлиләр.Һәр класс әзерләгән видеоязма барлык мәктәп укучыларына күрсәтелә. Әлеге фотода 7 класс укучылары сугыш ветераны Җәләев Равил абый янында.
-
Инглиз теле атналыгы дәвам итә... 20.02.2014

Инглиз теле укытучысы Мөхәмәтшина Гөлназ Илдусовна 7 класс укучылары белән кызыклы, эчтәлекле кичә үткәрде.
-
Инглиз теле атналыгында 19.02.2014

Инглиз теле укытучылары Г.И. Мухаметшина һәм А.Ф.Бадриева атналык барышында укучыларның һәрьяклап талантларын ачалар һәм тәкъдим итәләр.
-
Тарих атналыгы 15.02.2014

Тарих укытучысы З.Г. Мингазов җитәкчелегендә тарих атналыгы булып үтте. Укучылар бик теләп һәм кызыксынып, викториналарда, конкурсларда, кичәдә һәм ачык дәрестә катнаштылар.



















