Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Чәчәкләр күргәзмәсендә... 26.08.2013

-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" 19.08.2013

19 август көнне мәктәбебездә ”Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе узды.
Район администрациясе исеменнән И.Ф. Котдусов балаларны яңа уку елы башлануы белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары салынган ранецлар бүләк итте. Бәйрәм җыр-бию , уен- көлке белән үрелеп барды.
-
Рәсем конкурсы... 06.06.2013

Асфальтта рәсем ясау буенча конкурста һәр бала бик теләп катнашты.
-
Бантиклар көне... 03.06.2013

Бантиклар көне...
-
Халык-ара балаларны яклау көне. 01.06.2013

Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Мәктәп яны лагеры үз эшен башлап җибәрде. Укучылар бу көнне бик көтеп алдылар. Чөнки аларны күңелле, кызыклы, файдалы чараларга бай булган 21 көн көтә...
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2013

Мәктәбебездә чыгарылыш - 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Имтиханнарында уңышлар телибез!
-
"Универсиаданы каршылап" 17.05.2013

"Универсиаданы каршылап" бердәм тематикасы нигезендә классларда тәрбия дәресләре үткәрелде.
-
Ышаныч телефоны. 17.05.2013

Бүген Россиядә ышаныч телефонын билгеләп үтү көне. Россиядә ышаныч телефоны: 8-800-2000-122. Арча муниципаль районы буенча ышаныч телефоны 3-02-05; Район "Мәгариф идарәсе" ышаныч телефоны 3-24-98.
-
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән! 08.05.2013

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 68 еллыгын зур тантана белән билгеләп үттек. Бәйрәмгә ветераннарыбыз Җәләев Равиль абый һәм Шаяхметов Равиль абый килделәр. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Ветераннарыбызны мәктәп директоры Ә.Г. Нуретдинов, Яңа-Кырлай авыл советының Өчиле авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Шәяхмәтов һәм "Вамин-Арча" ҖЧҖнең "Агросинтез" бүлекчәсе рәисе Э.Г. Зиятдинов котладылар, ә 8 нче класс укучылары Ф.В. Лотфуллина җитәкчелегендә эчтәлекле чыгыш ясадылар. Ветераннар да җавапсыз калмады, алар да укучыларга теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Барыгызны да, бәйрәм белән!
-
Татар теле укытучылары бәйгесендә... 07.05.2013

7 нче май көнне район күләмендә татар теле укытучыларының иҗади бәйгесе үтте. Безнең мәктәп данын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Хәлиловна Зыятова яклады һәм бик уңышлы чыгыш ясады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!



















