Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
“Лыжня Татарстана“ 13.02.2016

Бүген “Лыжня Татарстана“ кысаларында мәктәбебездә чаңгыда йөрү оештырылды. Чарада укучылар да, укытучылар да актив катнашты. Саф һавада йөрү һәркем өчен файдалы булды. Иртәгә районда үткәреләчәк чарадан да читтә калмаячакбыз.
-
"Аҗаган -2016 " 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган -2016 " ярышының зона этабы үтте. Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.
-
“Аҗаган”га әзерлек 12.02.2016

“Аҗаган”га әзерлек уңаеннан җыелма команда ярыш төрләрен кабатладылар, хәрби җыр башкарырга өйрәнделәр
-
Арча шәһәренә экскурсия 11.02.2016

Башлангыч класс укучылары белән Арча шәһәренә экскурсия оештырдык. Казан арты музеена кердек, ата - бабаларыбызның үткәне, гореф - гадәтләре белән таныштылар. Аннары Җиңү паркына бардык. Нинди танклар булган, исемнәре белән истә калдырдылар.
-
Профсоюз оешмасы җыелышы 10.02.2016

Кичә Өчиле төп гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы һәм админстрация арасында төзелгән күмәк килешүнең 2015 елда үтәлешен тикшерү темасы астында профсоюз оешмасы җыелышы үтте. Җыелышта Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбеннән профсоюз җитәкчесе Җалялетдинова Г.Р. катнашты.
-
КВН-2015.Финал. 10.02.2016

10 февраль көнне Арча сәнгать мәктәбендә ШТК бәйгесенең финал этабы узды. Анда Арча районының төрле зоналарның 6 иң яхшы һәм көчле командалар үзара ярышты. Безнең Өчиле "Non Stop Юмор" командасы 1 урынга лаек булды. Командабызны чын күңелдән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар телибез!
-
“Изгелек кылырга ашык!” 09.02.2016

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында төрле чаралар уза. Бүген укучылар арасында “Изгелек кылырга ашык!” дигән темага рәсем конкурсы узды. Җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге чараларны үткәрүдә укучылар бик теләп катнаша.
-
Шигырь бәйгесе. 08.02.2016

Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый, чөнки кендек каны тамган туган җир, әти-әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә балалар тәрбияләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тора. Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Чиканас башлангыч укучылары арасында патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь бәйгесе үтте.
-
Сәламәтлек көне. 07.02.2016

Бүген Сәламәтлек көне билгеләп үтелде.Бу көнне төрле авылда яшәүче укучыларыбыз төрлечә уздырды.Өчиле ,Чиканас авылларында күмәк чаңгыда йөрү оештырылса,Югары Бирәзә укучылары ,гадәттәгечә, авылдагы катокта хоккей уйнарга җыелдылар. Көн укучыларыбыз өчен искиткеч файдалы үтте.
-
Кабат сынап карау. 06.02.2016

Бүген укучылар рус теленнән белемнәрен сынап карадылар.



















