Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 16.02.2016

Кичә ,15 февраль Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу датасын билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә укучылар бик тырышып әзерләнделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнделәр, әсәрләренә рәсем ясадылар . Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү максатыннан презентация карадылар.
-
"Ел укытучысы 2016" 16.02.2016

15 февраль көнне безнең мәктәп стеналарында "Ел укытучысы 2016" район бәйгесенең "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә катнашкан төрле мәктәпләрдән килгән укытучылар тәрбия сәгатен безнең мәктәп балалары белән үткәрделәр. Анда 5, 6 һәм башлангыч сыйныф укучылары бик актив катнашты. Тәрбия сәгатьлэре берсеннән берсе мактауга лаеклы иде. Үзебезнең мәктәп укытучылары да аларга ярдәм иттеләр һәм үткәргән чараларга анализ ясадылар. Мондый чара тәҗрибә белән алмашыну өчен дә бик файдалы булды. Колегаларыбызга киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез һәм зур үрләр яулауларына ышанабыз!
-
Әтиләрне котлау өчен... 15.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары рәсем конкурсына әзерләнәләр.Әтиләрне котлау өчен открыткалар ясыйлар.
-
"Лыжня России - 2016" 14.02.2016

14 февраль көнне Арча шәһәренең стадионында гөрләп "Лыжня России - 2016" чарасы үтте. Анда мәктәп укытучылары, укучылары һәм төрле организацияләрдән чаңгы шуырга яратучылар катнашты. Хәтта гаиләләре белән дә катнашучылар күп булды. Безнең мәктәп тә читтә калмады, әлбәттә. Иң беренче 7 яшькә хәтле һәм 7 яшьлек чаңгы спорт сөючеләре 400 метр шуып килделәр. Аннары 8-12 яшьлекләр шуды. Аларга һәрберсенә безнең район җитәкчесе Илшат Габделбар улы бүләкләр тапшырды. Шулай ук ул чаңгы спорты үсешенә кулдан килгәнен эшиячәкбез, дип белдерде. Олылар да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алла, шәп шуалар! Бу бәйрәм һәрбер кешенең күңеленә кереп калырлык һәм киләчәктә дә чаңгы спортына мәхәббәт үстерүдә бик яхшы чара булды. Оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез! Ә киләчәк буын чаңгычыларыбызга зурдан-зур уңышлар телибез!
-
“Күңелле стартлар” 13.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген башлангыч класс укучылары арсында “Күңелле стартлар”үтте.
-
“Лыжня Татарстана“ 13.02.2016

Бүген “Лыжня Татарстана“ кысаларында мәктәбебездә чаңгыда йөрү оештырылды. Чарада укучылар да, укытучылар да актив катнашты. Саф һавада йөрү һәркем өчен файдалы булды. Иртәгә районда үткәреләчәк чарадан да читтә калмаячакбыз.
-
"Аҗаган -2016 " 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган -2016 " ярышының зона этабы үтте. Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.
-
“Аҗаган”га әзерлек 12.02.2016

“Аҗаган”га әзерлек уңаеннан җыелма команда ярыш төрләрен кабатладылар, хәрби җыр башкарырга өйрәнделәр
-
Арча шәһәренә экскурсия 11.02.2016

Башлангыч класс укучылары белән Арча шәһәренә экскурсия оештырдык. Казан арты музеена кердек, ата - бабаларыбызның үткәне, гореф - гадәтләре белән таныштылар. Аннары Җиңү паркына бардык. Нинди танклар булган, исемнәре белән истә калдырдылар.
-
Профсоюз оешмасы җыелышы 10.02.2016

Кичә Өчиле төп гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы һәм админстрация арасында төзелгән күмәк килешүнең 2015 елда үтәлешен тикшерү темасы астында профсоюз оешмасы җыелышы үтте. Җыелышта Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбеннән профсоюз җитәкчесе Җалялетдинова Г.Р. катнашты.



















