Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Үлемсез полк" 09.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Акция сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уздырыла. Безнең мәктәп укучылары да укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр һәм бу акциядә катнаштылар. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән! 09.05.2016

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле, дуслар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез һәрчак аяз, дөньялар тыныч, илләр имин булсын!
-
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 08.05.2016

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары сугышның бөтен авырлыгын күргән хезмәт ветеранннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.Ветераннар һәйкәлгә венок салып, сугышта һәлак булган авылдашларын искә алдылар.Җир йөзендә башка сугышлар булмасын иде дип теләкләр теләделәр.
-
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 08.05.2016

Күкләребез мәңге аяз булсын,
Беркайчан да күрмик сугышны, дип тели Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары да. -
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 07.05.2016

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына рәсемнәр ясадылар.
Тыныч булсын илебез,
Без тынычлык телибез! -
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 07.05.2016

Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан ,җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен аяусыз көрәшеп һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәлгә венок салдылар,сугыш һәм хезмәт ветераны Фазлыев Равил Шагиәхмәт улын бәйрәм белән котладылар.
Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй,сез тынмас җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар. -
"Бөек Ватан сугышында тылдагы батырлык" 06.05.2016

Ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, Ватанга мәхәббәт хисе, тынычлык сөюче шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Хидиятуллина Гөлсинә Гарифулла кызы 6 нчы класс укучылары белән "Бөек Ватан сугышында тылдагы батырлык" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Укучыларны әби-бабайларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштырды. Сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуы, бу җиңүнең миллионлаган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәт нәтиҗәсе икәнлеге аңлатылды. Сыйныф сәгатендә үзенең яшүсмер чагы сугыш чоры елларына туры килгән Исламова Рәйханә апа да катнашты.
-
"Современный солдат". 05.05.2016

Акция- Победная весна, фотовыставка "Современный солдат".
-
"Чын дус" темасына ачык тәрбия сәгате 04.05.2016

Бүген 5 класс укучылары белән класс җитәкчесе Нигметзянова Р.М. "Чын дус" темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар бик теләп чын дусның нинди булырга тиешлеге, үзләренең дуслары турында сөйләделәр. Соңыннан " Син дустыңны беләсеңме?" дигән уен уйналды, дуслык турында мәкальләр искә төшерелде.
-
Республиканский патриотический конкурс «Наша Победа» 03.05.2016

В рамках подготовки к празднованию 71-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов реализуется республиканский патриотический конкурс «Наша Победа», направленный на вовлечение молодежи в разработку и создание медиа-контента, направленного на нравственно-патриотическое воспитание молодежи. Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан и Региональная общественная организация» Академия творческой молодежи Республики Татарстан» осуществляют общую координацию подготовки и проведения Конкурсных процедур и награждение победителей. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в конкурсе, отправив свои видео и фотоработы. Шафигуллин Булат, ученик 8 класса, стал финалистом конкурса в номинации «Моя малая Родина» ( руководитель: педагог-организатор Гарипова В.Р.).Впереди ждет последний, 3-й этап конкурса -«Подведение итогов». Удачи тебе, Булат!



















