Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Солдатта булган, диләр. 22.02.2016

Чиканас башлангыч мәктәбендә армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашу кичәләре даими оештырыла. Сафиуллин Айнур да армия сафларыннан кайту белән туган мәктәбенә килде. Кичә укучыларның концерт номерлары, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү белән үрелеп барды. Очрашу күңелле үтте.
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2016

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул-минем туган телем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул-минем туган телем.
21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне. Иске-Йорт башлангыч мәктәбенең 2 класс укучылары тәрбия сәгатендә тел турында презентация карадылар,мәкальләр укыдылар. -
21 нче февраль –Халыкара туган тел көне. 21.02.2016

21 нче февраль –Халыкара туган тел көне. Китапханәче Корбангалиева Ф.һәм башлангыч класс укытучылары тарафыннан туган телгә багышланган шигырьләр укылды, тел турында мәкальләр әйтелде. Кунакка мәктәпкә керүче балалар да чакырылды.Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
Военно-патриотический месячник 20.02.2016

В рамках военно-патриотического месячника проводился смотр строевых песен
-
Язучы белән очрашу. 19.02.2016

Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә Арча районы Наласа авылында туып үскән мөгаллим , доцент,филология фәннәре кандидаты,бик күп хикәяләр,повестьлар авторы Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы кунак булды. Очрашуда язучы үзе,тормыш юлы,иҗаты турында сөйләде.Истәлек фотографияләрен күрсәтте.Мөлаем,ачык йөзле Гүзәл ханым белән укучылар арасында җылы әңгәмә үтте.Укчыларыбыз хикәяләрен укыганнан соң үзләрендә туган сорауларын язучыга бирделәр. Укучыларыбызның белемнәрен дә тикшереп алды ул.Төрле шагыйрьләрнең шигъри юлларын,әсәр исемнәрен таныган укучыларга истәлекле китаплар тапшырды. Очрашу җыр бию белән үрелеп барды.
-
Кечкенә спортчыларыбыз! 18.02.2016

Кечкенә спортчыларыбыз безне һәм әти-әниләрен гел сөендереп торалар. ГТО дисезме, ярышлар дисезме... барсына да өлгерәләр. Менә тагын чираттагы мәктәп линейкасында физкультура укытучысы Гөлнара Рәфкәт кызы аларны дирекция исеменнән бирелгән грамоталар һәм медальләр белән бүләкли. Карагыз, үзләре дә горур! Әфәрин, балалар!
-
Чаңгы ярышы. 18.02.2016

Кичә район күләмендә мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы тарафыннан үткәрелгән чаңгы ярышларында мәктәбебез укытучылары да актив катнаштылар.
-
"Күңелле стартлар" 18.02.2016

Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Күңелле стартлар" уенында катнашып, безнең мәктәп командасы призлы икенче урынны яулады. Афәрин, укучылар! Җитәкчеләре - физик тәрбия укытучысы Г.Р. Вәлиева. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәктәп музеенда. 17.02.2016

Хәрби – патриотик айлыкта 5-6 класс укучылары мәктәбебез музеендагы “Батырлык почмагы” белән таныштылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш юллары белән кызыксындылар. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” ергә кирәклеге аңлатылды.
-
Туган тел айлыгы 17.02.2016

Февраль ае-Туган тел айлыгы дип игълан ителде.Бүген мәктәбебездә шул уңайдан “Туган тел бәйгесе”үткәрелде.Бәйгедә 5 һәм 6 сыйныф укучылары үзара көч сынашты.Алар үзләрен тапкырлыкта,зирәклектә сынадылар,иҗади осталыкларын күрсәттеләр.



















