МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
"Без - Тукайлы халык" Республика укулары 15.04.2016

14 апрель көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә Г.Тукайның мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык"дип аталган V Республикакүләм Г.Тукай укулары булып узды. Бу укуларның финал өлешендә мәктәпнең 8 класс укучысы Салахова Динә катнашты. Ул "Г.Тукай - күпкырлы шәхес" номинацисендә чыгыш ясады, Дипломга лаек булды. Динәне бу укуларга татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Р.С.Шагидуллина әзерләде.
-
Өмәдә 15.04.2016

Тирә-якны чистарту икеайлыгы дәвам итә. Мәктәп янын, авыл территориясен чистарту эше дәвам итә. 6 класс укучылары, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышнда һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны чистарту өстендә эшләделәр. Кар тараттылар, тирә-яктагы чүпләрне җыйдылар. Тиздән һәйкәл янында чәчәк утырту өстендә эш оештырылачак.
-
"Әзер бул!Юк - дип әйт!" акциясе 14.04.2016

Наркотик кулланмауга карата көрәш кысаларында, мәктәптә "Әзер бул!" акцясе узды. "SаMоsтоятельные дети" проекты группасы укучылары бу чарага алдан әзерләнделәр: плакатлар ясадылар, махсус әдәбят белән таныштылар. Урамда, кибеттә, кече предприятеләргә кереп, наркотикка каршы көрәш чаралары белән таныштырдылар, "Мин наркотикларга каршы!" дигән акцияне раслатып, куллар куйдырттылар.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

12 апрель көнне Казан әһәренең Пирамида күңел ачу комрлексында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау утырышы булды. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касимова Илүзә катнашты һәм бәйгенең Дипломанты булды. Илүзәгә иҗат эшендә зур уңышлар телибез, журналист булырга дигән хыялың тормышка ашсын!
-
Ю.Гагарин белән 108 минут космоста 12.04.2016

Бүген мәктптә Ю.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулу уңаеннан Ю,Гагарин белән 108 минут космоста" акциясе үткәрелде. 7 класс укучылары беренче космонавтның космоска очу турында чыгышлары тыңланды. Алар Ю.Гагарин, космоска очу турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Китапханә мөдире Ф.Ф.Хабибуллина авыл китапханәчесе В.Ф.Мустафина белән космоска багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Физика укытучысы М.М.Гайфуллин укучыларга кызыклы сораулардан торган викторина әзерләгән иде. Сынлы сәнгать укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар эшләреннән рәсем күргәзмәсе оештырды.Акция файдалы үтте.
-
Тирә-якны чистарту икеайлыгы 11.04.2016

Республикада һәм районда тирә-якны чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Бу акциягә мәктәп коллективы да кушылды. Тирә-якта кар оемнәре. Бу - чистарту эшенә комачаулый. Шуңа күрә эшне карларны тарату, канаулар казудан башладык. Беренче өмә шимбә көнне узды.
-
Ш.Мәрҗани укуларында 09.04.2016

8 апрель көнне Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты Әтнә районы Комургуҗа урта мәктәбе белән берлектә Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе оештырды. Конференциядә тарих укытучы Р.Р.Хакимзянова катнашты һәм "Милләт өчен тугры хезмәт итәм" секциясендә уңышлы чыгыш ясады, 3 нче призлы урын яулады.
-
Тукай төрле телләрдә яңгырый 07.04.2016

Бөек Тукайга 130 ел! Һәрбер әдәбият, туган телне сөюченең күңелендә шушы исем! "Г.Тукая исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе" МБГБ учреждениесе кысаларында да Г.Тукайга багышланган "Тукай төрле телләрдә яңгырый" дип аталган яшь иҗатчылар конкурсы булып узды. Үз әсәрләре белән бу бәйгедә мәктәптә укучы 10лап бала катнашты. Шулардан Касимова Илүзә,Ахмадуллин Илнур, Гараев Әсгатьләр конкурсның финал өлешенә уздылар. 6 нчы апрель көнне алар шушы бәйгенең йомгаклау тантанасына катнаштылар. Тантанадан укучылар рухланып кайттылар.
-
Кошлар -безнең дуслар! 07.04.2016

Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары да кошлар көненә ныклап әзерләнде. Кош оялары ясалды, аларны элеп кую оештырылды. Бүгенге көндә мәктәп тирәсен чистарту эше бара.
-
"ГТО нормативларын тапшырырга әзер!" акциясе 07.04.2016

Бүген мәктәптә "ГТО нормативларын үтәргә әзер без!" дип аталган акция узды. Дәретән соң барлык укучылар, хезмәткәрләр спорт залына җыйналдык. Линейкада Гто нормативлары, аларны тапшыру торышы турында физик культура укытучысы А.З.Багавиев чыгышы тыңланды. Акцияукучылар һәм укытучылар командалары арасында волейбол ярышлары белән дәвам итте. Ахырыдан укучылар ГТО нормативлары тапшырып карадылар. Акция оешкан төстә узды.












