МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
8 нче көн - юл йөрү кагыйдәләрен белү көне
08.06.2015
8 июнь Юл йөрү кагыйдәләре көне буларак билгеләп үтелде. Юл йөрү кагыйдәләрен һәр бала да белергә тиеш. Иртәнге аштан соң “Юлда йөри беләсеңме? ” темасына асфальтта рәсем конкурсы һәм велисипедта йөрү буенча конкурс та балаларда кызыксыну уятты. Шулай ук шашка ярышында да балалар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң “Күңелле светофор” темасы астында конкурс үткәрелде.
-
7 нче көн - экология көне 07.06.2015

7 июнь - Экология көне. Бу көн бик зур әһәмияткә ия,чөнки балалар тирә- як табигатен саклау буенча узләренең белемнәрен тагын да ныгыттылар. Балалар белән “Табигать сакчылары” темасына плакатлар һәм “Табигать , син ни хәлдә” темасына иншалар конкурсы моның ачык дәлиле булып тора. Төшке аштан соң отрядлар арасында табышмаклар викторинасы уздырылды.
-
6 нчы көн - А.С.Пушкин көне 06.06.2015

6 июнь - лагерьда Пушкин көне буларак билгелеп үтелде. Иртәнге аштан соң балалар белән Пушкин иҗатын өйрәнү максатыннан аның әкиятләре буенча викторина уздырылды. Аннан укучылар “Яшь язучылар” бәйгесендә катнаштылар. Китапханәдә Пушкин әсәрләреннән төзелгән күргәзмә дә балаларга бик ошады. Төшке аштан соң пионербол ярышы уздырылды.
-
5 нче көн. Сәламәтлек һәм спорт көне 05.06.2015

Бүген лагерьда - Спорт һәм Сәламәтлек көне. Иртәнге аштан соң "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ! " дигән темага әңгәмә уздырылды. "Спорт көне" флеш - моб белән дәвам итте. Көннең икенче яртысында каенлыкка поход оештырылды. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, яңа җырлар өйрәнделәр."Спорт көне", дөрестән дә,сәламәтлек өчен файдалы көн булды.
-
4 нче көн. Хезмәт десанты 04.06.2015

Лагерьга йөрүчеләр белән төрле чаралар үткәрелә. Бүген "Хезмәт десанты" көне узды. Лагерьга йөрүчеләр 1 сәгать түтәлләрдә үскән чүп үләннәренә каршы "көрәш" алып бардылар. Укучылар артыннан түтәлләр "көлеп" калды. Укучылар чәчәкләргә су сибүдә дә бик теләп катнаштылар.
-
3 көн. Чишмә буенда 03.06.2015

Авылыбыз Ашыт елгасы буенда урнашкан. Бүген тагын бер кат чишмәләр, алар кушылып зур елгалар барлыкка килүен өйрәндек. Чишмәләрне саклап тотарга кирәклекне белеп калдык.
-
2 көн. Ямьле туган ягыбыз 02.06.2015

Мәктәп яны лагеренда ял итүчеләргә төрле уеннар, экскурсияләр оештырыла. Бүген табигатьне, аның матурлыгын күзәттек. Төрле чәчәкләрне өйрәндек.
-
1 көн.Мәктәп яны лагере 01.06.2015

Көтеп алган җәй җитте. Укулар әмамланды. Башлангыч класс укучылары өчен мәктәп яны лагере эшли башлады. лагерьга 25 бала йөри. Алар өчен кызыклы программа төзелде.
-
Без инде хәзер зурлар 28.05.2015

Бүген Ташкичү балалар бакчасында 1 нче класска укырга керүчеләрне мәктәпкә озату тантанасы оештырылды. Мәктәпкә 2 бала укырга керәчәк. Аларны мәктәпкә озатырга эти-әниләре, тәрбиячеләр, башлангыч класс укучылары килде. Укырга керүчеләр бакчага йөрү чорында нинди һөнәрләргә өйрәнүләрен күрсәтеләр, мәктәпкә керергә әзер булуларын белдерделәр. Булачак 1 класс укучыларын бакчада тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр, тәрбиячеләр котлады. Бәйрәм күңелле узды.
-
Чәчәкләр утырттык 27.05.2015

Ел әйләнәсендә мәктәп тирәсе шау чәчәктә утыра. Май аенда тюльпаннарга карап соклансак, җәй көне сальвия, астра, тагитис, көзгә георгиннар чәчәк ата. Бу чәчәкләрнең серләре белән биология укытучысы Нурия Ильдаровна таныштыра. Февраль башында ук ул укучыларга чәчәкләр турында сөйли башлый, орлыкларын чәчәргә, карап үстерергә өйрәтә. Яз көне җиргә күчерү серләрен күрсәтә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе - шау чәчәктә утырган бакча. Шуның өчен тырыша Нурия Ильдаровна.












