МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Портфельле булдылар 14.08.2015

1 нче класска укырга кечеләр өчен тантаналы көн 11 нче августта оештырылды. Ул көн Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш авылыннан 1 нче класска укырга керүче 4 балага шатлыклы көнгә әверелде. Аларга портфель, уку кирәк-яраклары өләшенде. бу бәйрәмне аларга "Бердәм Россия" партиясе һәм МБГБУ "Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" коллективы оештырды.
-
Тиздән сайлаулар 12.08.2015

Барыбыз да сайлауларга!
-
Кишер уңышы мул булыр! 11.08.2015

Көннәр көзгә авышты. Бакчада яшелчә уңышы мул үсте. Инде кишер, чөгендер уңышын җыяр вакыт та җитәр. "Төннәр озынайгач үсәләр тамыразыклар",- ди торган иде әбиләр. Карагыз, ничек үскәннәр кишерләр!
-
Мәктәп территориясе яңартыла
10.08.2015
Мәктәп территориясенең арткы ягы коймаларын алыштыру эше бара. Бу эштә мәктәпнең ир укытучылары тырышып эшли. Багана утыртуда шушы мәктәпне тәмамлаган, хәзерге вакытта электр челтәре җитәкчесе Н.Нурмухамметов зур ярдәм күрсәтте.
-
Ямьле безнең чишмәбез! 06.08.2015

5 август көнне Мәмсә авылы халкы авыл уртасында агып яткан Нигъмәтҗан бабай чишмәсе янына җыйналды. Өлкәне, яше, укучы балалар - барысы да монда. "Өммегөлсем" фольклор ансамбле авыл халкын биюле-җырлы кичәгә чакырды. Максатлары - суларны саклап тоту, кадерләү, борынгы гореф-гадәтләрне кире кайтару. Кичәнең идеясен ветеран укытучы, элеккеге мәктәп директоры Рузалия Насибуллина тәкъдим иткән. Культура йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре кичәне үткәрүдә үз өлешләрен керттеләр. Ахырыдан авыл халкы чишмә суыннан кайнаган чәйдән, кайнар коймактан авыз иттеләр. Рәхмәт сезгә, өммегөлсемчеләр!
-
Ямьле безнең бакчабыз! 05.08.2015

Мәктәпнең тирэ-ягында , күз явын алырлык, чәчәкләр үсә. Ниндиләре генә юк аның! Иртә язда ләлаләр чәчәк атсв, инде җәй гөлләре шау чәчәктә утыра.
-
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе 04.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында иртә яздан эш кайнады. Ел да явымлы булды. Уңышлар сөендерерлек. Кишер, чөгендер, суган, кыяр - барысы да мулдан үсте.
-
Укучылар барланды 03.08.2015

2015-2016 нчы уку елында мәктәптә 64 бала укырга тиеш. Аларның списогы әзер. Мшмсә башлангыч мәктәбе филиалында 16 укучы, Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалында 7 укучы уку башларга әзер.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 29.07.2015

Эле кайчан гына соңгы звонок укучыларны каникулга дәште. Бер айдан мәктәп аларны , ишекләрне киң ачып, үзенә дәшәчәк. Шуңа күрә дә әзерлек эшләре алдан башланды. 2015 нче елның 28 июленә тәрәзә-ишекләр буялып, кирәкле урыннарга ремонт ясалды. Ишек алдында чәчәкләр хуш исләрен тарата. Бу эшләрдә мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. 28 июль көнне мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү район комиссиясе булып китте. Алар эшләнгән эшләрдән канәгать булып китте, үзләре күргән кимчелекләрне бетерергә кушты.
Тәҗрибә участогында үскән яшелчәләрне эшкәртү эшләре башланды.
-
Помоги своей школе 20.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!












