МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Волейбол түгәрәге 19.10.2015

Быел мәктәптә өч группа укучылар өчен "Арча" спорткомплексы тарафыннан оештырылган түгәрәк эшли башлады. Укучылар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр. Яңа Кенәр авылында, Арча шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар, үзләренең уйнау сәләтләрен тирәнәйтәләр.
-
Укучыларга медицина күзәтүе узды 16.10.2015

15 октябрь көнне мәктәптә укучы балаларга медицина күзәтүе узды. Яңа Кенәр участок больницасы балалар врачы Р.Р.Аксакова укучыларның сәламәтлеген тикшерде, хзенең киңәшләрен бирде. Ахырыдан класс җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре белән укучыларның сәламәтлеген саклау юллары турында киңәшләрен бирде.
-
Рус теленнән сынап карау контроль эше 16.10.2015

Мәктәптә укучыларны имтиханнарга әзерләү эше дәвам итә. Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ форматында контроль эш башкардылар.
-
Котлыйбыз! 15.10.2015

Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
***
Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Ирешелгәннәрнең көзгесе.
Хөрмәтле Нурия Ильдаровна! Олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез барлык гомерегезне балалар тәрбияләүгә багышладыгыз! Укучыларыгызның Сезне сагынуы олы бәхет түгелме?! Ныклы сәламәтлек, куанычлар юлдаш булсын! -
Түгәрәкләр эшчәнлеге 14.10.2015

Мәктәптә өстәмә белем бирү эшчәнлеген күзәтү ункөнлеге бара. Укучыларның түгәрәкләргә йөрүләре күзәтелә. Укучылар бигрәк тә волейбол түгәрәгенә теләп йориләр.
-
Нинди һөнәр яхшырак?
10.10.2015
9 октябрь көнне мәшгульлек үзәге тарафыннан 14 яше тулган укучыланың эшкә хәвәслеген билгеләү максатында очрашу үтте. Укучылар һөнәрләр, аларның хезмәт базарында тоткан урыннары турында белгечләрдән информация алдылар. Тест барышында, нинди хезмәт алар өчен актуаль булуы ачыкланды.
-
Өмә үткәрдек 07.10.2015

Бүген территорияне кышка әзерләү буенча өмә үткәрдек.
-
Математикадан сынап карау имтиханы 07.10.2015

Бүген 9 класста математикадан сынап карау имтиханы үткәрелде. Укучылар имтихан үтү проөцдурасы белән таныштылар, үзләрен сынап карадылар.
-
Халыкара укытучылар көне 05.10.2015

Укучылар укытучыларнв халыкара укытучылар көне белән котлау оештырдылар
-
С.Есенинга - 120 ел 03.10.2015

Рус шагыйре С.Есенинга 3 октябрьдә 120 ел. Шушы уңайдан рус теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.И.Фаттерова әдәби кунакханә оештырдылар. Шагыйрьнең биографиясе, тормышы, иҗаты өйрәнелде, шигырьләре, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Бөек шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә китапханәдә оештырылды.












