МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Ветераннар безнең арада 02.10.2015

Бүген Ташкичү төп мәктәбе, Культура йорты, авыл китапханәсе берлеге Ташкичү һәм Мәмсә авылы өлкәннәрен "Өлкәннәр көне" белән котлау оештырды. Ветеран укытучы И.И.Иванов концерт программасы әзерләп, Ташкичү, Яңа Кенәр, Ашытбаш үзешчәннәрен туплап концерт алып барды. Матур җырлар, дәртле биюләр өлкәннәрнең кәефен күтәрде, яшәргә көч бирде.
-
"Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" студентлары бездә кунакта 01.10.2015

Бүген бездә бәйрәм! Иртәдән укучылар ветеран укытучыларны котлау оештырдылар. Төштән соң "Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте" студентлары белән очрашу булды. Алар безгә көллият, аның үсеш юллары турында сөйләделәр, профессия алу буенча юнәлеш бирделәр, анкета үткәрделәр. Профессияләр турында сөйләүне үзенчәлекле, бию, хәрәкәтләр белән оештыру ошады. Очрашу бик эшлекле рухта үтте. Рәхмәт сезгә, студентлар һәм аларның укытучылары!
-
Яңа Кенәр ветераннарын котладык 01.10.2015

Мәктәп, культура йорты, авыл китапханәсе авылда бик матур эәләр башкара. Бүген бу берлек Яңа Кенәр авылы ветераннарын котлау тантанасында катнаштылар. тантананы ветеран укытучы И.И.Иванов оештырды. "Нур" укучылар бию коллективы татар халык биюе, вальсны халыкка тамаша кылса, "Өммегөлсем" фольклор коллективы удмурд халык биюе белән халыкны шаккатырды. Бәйрәм бик күнелле узды.
-
"Коррупциягә - юк" - дибез! 29.09.2015

Мәктәптә төрле-төрле акция, конкурс, сөйләшүләр булып тора. Сентябрь аенда "наркотикларга каршы көрәш максатында "Елмаюыңны бүләк ит!" акциясе, үз-үзеңне тоту буенча полиция хезмәткәре белән очрашу, коррупциягә каршы көрәш кысаларында, рәсем һәм плакатлар ясау коннкурслары булып узды. Бу конкурста барлык теләгән укучылар катнашты. 5-8 класс укучылары арасында барган ярышта 8 класс укучысы Гатауллина Эльвира җиәеп чыкты.
-
ГТО нормаларын тапшыру 26.09.2015

Бүген Кырлай авылында зур бәйрәм. Безнең мәктәптән дә бу ярышларда 5 укучы катнаша. Алар алдан ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнделәр һәм бик теләп катнашалар.
-
Волейбол түгәрәге 22.09.2015

Быел мәктәптә "Арча" спорт мәктәбе филиалы буларак, волейбол түгәрәге эшли башлады. Түгәрәк 3 группага 45 баланы туплады. Укучылар түгәрәккә, расписание нигезендә, бик теләп йөриләр. Күнегүләр эле бер айдан азрак кына булса да, өлкән группага йөрүчеләр Яңа Кенәр зонасында ярышларга катнашып та өлгерделәр. Бу ярыш укучыларда күнегүләрне яхшырак үткәрергә дигән хис калдырды.
-
ГИАга әзерлек башланды 21.09.2015

9 класс укучылары өчен кызу көннәр башланды. Бүген алар ГИА бирү, киләчәк тормышларын ничек дәвам итү турында сөйләшү булды. Укучылар үзләренә кирәкле предметларны сайлап алдылар. Имтиханнарга әзерләнү графигы төзелде. График нигезендәрус теленнән, математикадан имтиханнарга әзерлек эше сентябрьнең беренче атнасыннан ук башланган иде. Әти-әниләр белән сойләшү 8 сентябрьдә үк узды.
-
Өмә үткәрдек 19.09.2015

Көзге эшләр бетеп килә. Тирә-юньне чистарту максатыннан, бүген өмә оештырылды. Корыган ботаклар киселде, сарымсакка җир әзерләнде, урамнарда кисеп ташланган агачлар арбага тоялеп, чүплеккә атылды. Тирә-юнь чистарып калды.
-
"Елмаеп яшә!" акциясе 18.09.2015

Бүген "SаMоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыручылар төркеме "Елмаеп яшә!" акциясе кысаларында класстан тыш чара үткәрделәр. Иртән мәктәп укучыларын һәм укытучыларын бүгенге көн белән котладылар, смайликлар бүләк иттеләр. Акциянең максаты, бурычлары белән таныштырдылар: безнең арага начар гадәтләр кермәсен, һәркем елмаеп яшәсен! Көн дәвамында алар урамда акцияне дәвам иттеләр. Кибеттә, колхоз идарәсендә булдылар, юлда очраган кешеләр белән сөйләшүләр алып бардылар.
-
Аек яшәү рәвеше 17.09.2015

Сентябрь аенда "Аек яшәү рәвеше" айлыгы уза. Шул максаттан укучылар өчен класстан тыш чаралар уза. 17 сентябрь көнне укучылар авыл ФАПы шәфкать туташы Г.Ф.Фазулзянова белән очрашу үткәрделәр. Г.Ф.Фазулзянова укучыларга алькоголь куллануның зарары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча киңәшләрен бирде.












