МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Батырлык дәресе 22.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан классларда "Батырлык дәресләре" үткәрелде. Бу дәресләрдә Россия кораллы көчләре оешу тарихы, илне саклаучыларның батырлыгы, бүгенге көндә Россия кораллы көчләре сафларында хезмәт итүчеләр турында сөйләшү алып барылды.
-
Г.Тукай - әкиятче 22.02.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина 6 класс укучылары белән "Г.Тукай -әкиятче" темасына класстан тыш чара үткәрде. Чарада Г.Тукайның әкиятләре искә төшерелде. Тукай әкиятләрен иң күп белүчеләр конкурсы оештырылды.
-
Тукай теле -туган телем 20.02.2016

Авыл китапханәчесе мөдире В.Мостафина - укучыларның көтеп алган дусты. Ул һәрвакыт укучылар янына нинди дә булса яңалык, кызыклы кичәләр оештырырга килә. Бүген дә ул Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә оештырды. Кичәгә 8-9 класс укучыларын, теләгән авылдашларны дәште. Кичәдә Г.Тукайның үлемсез шигырьләре, кабатланмас биографиясе кабат искә төшерелде. Уеннар, викторина аша ул укучыларның белемнәрен арттыруга иреште. Туган телне, Тукай телен саклау проблемаларын күтәрде.
-
Туган тел көне 20.02.2016

21 феврвль - туган тел көне. Шушы уңайдан мәктәптә класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.С.шагидуллина белән зур чара үткәрделәр. Бу чарада туган телнең әһәмияте, аны саклау проблемалары күтәрелде. Туган телне ярату, аны үстерү турында фикерләр алышынды.
-
"Хәтерләр маршы" акциясе дәавм итә 16.02.2016

Мәктәптә "Хәтерләр маршы" акциясе дәавм итә. Бүген Россия кораллы көчләрендә хезмәт итүче егетләргә хат җибәрү оештырылды. Иң яхшы дип табылган хатлар Ростов, Саратов өлкәләренә китте. Егетләрдән хат көтеп калабыз!
-
Солдат анасы - мәктәптә кунакта 15.02.2016

Бүген мәктәпкә кунакка солдат анасы - ветеран укытучы Нурия Салаховна Мухамадиева килде. Ул тормыш иптәше Равил әфәнде белән 2015 нче елның көзендә улы Рөстәмне Россия кораллы көчләренә озаткан иде. "Илләр тыныч булсын, аналарга күз яше түгәргә туры килмәсен. Бәйрәм көннәре якынлашканда улымны һәм безнең гаиләне сөендергәнегез өчен мин мәктәп коллективына, СМС дети проекты балаларына бик рәхмәтле!" - диде ветеран укытучы. Ул улы Рөстәм, аның классташлары турында укучылар белән үз фикерләрен алышты. Чөнки ул шул классның җитәкчесе иде. Бүгенге көндә Нурия Салаховна класс җитәкчесе булган класстан 2 укучы - Низамиев Динар һәм Мухамадиев Рөстәм - армия сафларында хезмәт итә. Икесе дә югары белем алганнан соң кораллы көчләр сафына чакырылдылар. Бәйрәм белән сезне, егетләр!
-
Гомерем минем моңлы бер җыр... 15.02.2016

Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина "Гомерем минем моңлы бер җыр..." дип исемләгән батырлык дәресе үткәрделәр. Бу дәрестә М.Җәлил, аның көрәштәшләре батырлыгы турында сөйләшү алып барылды, үлмәс шигырьләре укылды, М.Җәлил сүзләренә язылган һәм аның батырлыгын данлаган җырлар башкарылды.
-
Без - Җәлил оныклары 15.02.2016

Кече яшьтәге мәктәп укучылары очен "Без - Җәлил оныклары" дип аталган КВН булып узды. 5-6 класс укучылары кунакка башлангыч класс укучыларын да чакырганнар иде. Кичәдә М.Җәлилнең тормышы, үлмәс шигырьләре искә тошерелде. Тоткынлыкта туган илгә мәхэббәт хисләре белән сугарылган шигырь юллары искә тошерелде. Башлангыч класс укучылары бүләк итеп М.Җәлил җырларын, шигырьләрен башкардылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Сайлаган фәннәрдән ОГЭ 13.02.2016

Бүген 9 класс укучылары сайлаган фәннәрдән сынау үтеп карыйлар. Укучылар биология, җәмгыять белеме, физика, информатика, химия фәннәрен сайладылар. Бүген алар шул имтиханнарның берсен биреп карыйлар.
-
Полиция подполковнигы Р.Г.Рахматуллин белән очрашу 13.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында полиция подполковнигы Р.Г.Рахматуллин белән очрашу булды. Ул полиция хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәте белән таныштырды. Хокук бозуларны кисәтү буенча лекция укыды.












