МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
"Татарстан чаңгы юлы" ярышлары 13.02.2016

Бүген мәктәптә "Татарстан чаңгы юлы" акциясе кысаларында чаңгы шуу уеннары булып узды. Уеннар ике группада оештырылды. Кече яшьтәге һәм урта яшьтәге балалар өчен аерым уеннар узды.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик ярышлары бара 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уенының зона ярышлары башланды. Анда мәктәпнең иң җитез, иң уңган егет һәм кызлары көч сынаша. Физкультура укытучысы А.З.Багавиев җитәкчелегендә ярышларга ныклы әзерлек алып бардылар.Уңышлар телибез!
-
Әфганчы Вәис абый кабере янында 12.02.2016

15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыккан көне. Безнең мәктәптә укыган Валиев Вәис, Шәрифҗанов Рифкать, Самигуллин Рафил, Гайфиев Радик, Сафин Газинурлар Ватан алдында бурычларын Әфганстан җирендә үтәделәр. Бу вакыйгалардан бик күп еллар үтте. Ветераннарның күңелендә шушы еллар эле дә яңара. Ветераннарның кайберләре, яралардан, якты дөньядан китеп бардылар. Шундыйларның берсе - Вәис Вәлиев. Мәктәп укучылары ел саен 15 февральгә аның каберен чистарталар, искә алалар.
-
Флера апаның да улы солдат хезмәтендә 12.02.2016

Мәктәпә китапханәче булып эшләүче Флера Фатиховнаның да улы бүгенге көндә Россия кораллы көчләре составында Саратов өлкәсендә хезмәт итә. Раил әти-әнисе, туганнары белән гел телефоннан сөйләшеп тора. Мәктәп укытучылары, укучыларының хәлен гел сораша. Без дә, СМС проекты әгъзалары, Флера апа белән гел улы Раил турында сорашып торабыз. Раилгә хат та яздык. Гел телефоннан сөйләшеп торган Раил абый безгә җавап хаты язар микән?
-
Солдат әниләре янында кунакта 11.02.2016

"SаMоSтоятельные дети" проекты әгъзалары бүген Россия кораллы көчләре сафында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре белән очрашулар башладылар. Бу очрашуга алар алдан әзерләнде. Очрашуның беренчесе Ростов өлкәсендә хезмәт итүче Мостафин Маратның әнисе - авыл китапханәсе мөдире Венера Мостафина булды. Укучылар Марат турында җылы сүзләр әйттеләр, аңа язган хатны укыдылар. Ватанны саклаучы әзерләгән Венера апага рәхмәт белдерделәр.
-
"Марш памяти" акциясенә кушылдык 10.02.2016

Февраль ае "Хәрби-патриотик айлык" буларак игълан ителгән иде. Шушы айлык кысаларында "Марш памяти" акциясе уздыру планлаштырылды. Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган авылдашларыбызның исемлеген барладык. Бүгенге көндә Россия кораллы көчләрендә хезмәт итүче якташлврыбызга хатлар яздык, аларның өйләрендә булып, информация тупладык, һәрберсе турында бюллетень чыгарачакбыз. Ростов өлкәсендә хезәт итүче Марат Мостафинга багышланган бюллетень белән укучылар һәм укытучылар 11 нче февраль көнне таныша алачак. Иң оста язылган хатлар армия сафларында хезмәт итүчеләргә китәчәк. Бу эштә "SаMоSтоятельные дети" группасы укучылары башлап йөри.
-
"Көрәш" ярышларында 08.02.2016

6 февраль көнне ООО "Ак Барс-Агро" белән берлектэ "Арча" ДЮСШы 2000 нче һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында милли көрәш буенча шәхси беренчелек үткәрде. Бу ярышта мәктәптән 6 кешелек команда катнашты. Команда арасында 6 класс укучысы Пасько Марсель уңышлы чыгыш ясады. Ул 36 кг га кадәр авырлыкта үз яшьтәшләре арасында 3 нче урын яулады. Котлыйбыз!
-
Парламент сәгате 06.02.2016

Мәктәптә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресе узды. Укучылар бирелгән темалар буенча сорауларга җавап таптылар, бәхәсләштеләр.
-
Профессия алырга әзерләнәбез 06.02.2016

Бүген мәктәптә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Габдрахманов Рамил 9 класс укучылары белән очрашуга килде. Ул техникум, уку торышы, техникумда алырга мөмкин булган профессияләр турында сөйләде, презентацияләр күрсәтте . 3 укучы - Галаветдинов Илнур, Халиков Алмаз, Хайретдинов Рамилләр техникумга барырга теләкләрен белдерделәр.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы 05.02.2016

Ташкичү авылында балалар бакчасы һәм мәк тәп бер бинада урнашкан. Бу балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга зур ярдәм итә. Тәрбияче әледән-әле башланыч класс укытучылары. ата-аналар өчен ачык занятие, бәйрәмнәр оештыра. Шундый шөгыльнең берсе 5 февраль көнне узды. Башлангыч класслар укытучысы М.М.Камалиева катнашты, кече яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү буенча ата-аналарга үз киңәшләрен бирде.












