МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Мәмсә балалар бакчасында елка бәйрәме
30.12.2015
Бүген Мәмсә балалар бакчасында чыршы бәйрәме узды. Балалар чыршы тирәсендә уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Балаларны котларга Кыш бабай килде. Ул балаларны бәйрәм белән котлады, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнатты, бүләкләр өләште.
-
Имтиханнарга әзерлек бара 29.12.2015

9 класс укучылары өчен каникуллар ОГЭга әзерләнү өчен бик уңайлы вакыт. Чөнки бар вакытны ОГЭга әзерләнү өчен бирергә мөмкин. Бу мөмкинлекне мәктәп укучылары кулдан ычкындырмаска булдылар: рус теле фәненнән консультациягә җыелдылар.
-
Тукай әкиятләрен яратабыз! 28.12.2015

Каникулның беренче көнендә авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен "Тукай әкиятләрен яратабыз!" темасы астында кичә узды.
-
Президент елкасында 26.12.2015

25 декабрь көнне Татнефть Арена бинасында Татарстан Республикасы Президенты елкасы булып узды. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән укуда иң алдынгы, җәмәгать эшендә иң актив укучылар катнашты. Бу чарада мәктәпнең иң уңган укучысы Илүзә Касыймова катнашты. Ул елка, андагы атмосфера, бәйрәм тантанасында туган фикерләре белән иптәшләре белән уртаклашты.
-
Исәнме, Яңа ел! 25.12.2015

Бүген мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре оештырылды. Башлангыч класс укучылары төштән соң чыршы тирәсендә бәйрәм иттеләр. Өлкән класс укучылары өчен бәйрәм 17.00 сәгатьтә оештырыла.
-
Котлы булсын Яңа ел! 24.12.2015

Мәктәптә "Котлы булсын Яңа ел" дигән девиз астында бәйрәм открыткалары ясау конкурсы оештырылды. Һәр класс укучылары бу конкурста бик теләп катнашты. Нәтиҗә Яңа ел бәйрәме тантанасында укучылар тарафыннан чыгарылачак.
-
Эшлекле сөйләшү 23.12.2015

22 декабрь көнне 9 класс укучыларының әти-әниләре, укучылар составынлда ОГЭга әзерләнү, киләчәкне сайлау буенча эшлекле сөйләшү булды. Укытучылар имтиханнарга әзерлек торышы, киләчәктә аларга ярдәм итү мәсьәләләренә тукталдылар. Әти-әниләр укучыларгаүзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Г.Ахунов исемендәге премия җиңүчесе 22.12.2015

Касимова Илүзә районның Г.Ахунов исемендәге премиясенә "Проза" номинациясендә лаек булды. Районда үткән конференциядән ул бик канатланып кайтты. Чөнки ул анда Г.Ахуновның кызы, атаклы язучылар белән очрашты. Аның үзенең дә мәкаләләре әледән-әле газета-журнал битләрендә урын ала. Киләчәктә ул үзенең гомерен журналиситика белән бәйләргә уйлый.
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

Укучылар Бөтенроссия һәм республика укучылар олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясыйлар. Татар әдәбияты буенча узган олимпиадада 7 класс укучысы Гатиятуллина Алия уңышлы чыгыш ясады, призлы урынга лаек булды.
-
Кыш бабай килә! 18.12.2015

Яңа ел якынлаша. Укучылар бәйрәмне уңышлы каршыларга әзерләнәләр. Елка бәйрәменә әзерлек бара, Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында катнашабыз, инде , кар аз булса да, сыннар ясарга керештек.












