МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
"Арча сандугачы" сәнгать конкурсында 04.02.2016

Арча шәһәрендә гөрләп "Арча сандугачы" конкурсы булып узды. Бу конкурста мәктәпнең яшь талантлары - 8класс укучысы Галаветдинова Тамчыгөл, 4 класс укучылары Галаветдинова Фирдинә, Хакимзянов Сиринәләр чыгыш ясадылар. Икенче көнне алар иптәшләре белән конкурста алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Укучыларның белем дәрәҗәсен өйрәнү дәвам итә
04.02.2016
Бүген мәктәптә 8-9 класс укучыларының белем дәрәҗәләре тикшереде. 9 класс укучылары татар теленнән Иск Ашыт төп мәктәбе татар теле укытучысы беләнтестэшләсәләр, 8 класс укучылары укытучылар һәм әти-әниләре алдында "имтихан" тоттылар - зачет-дәрестә үз белемнәрен күрсәттеләр. Ахырыдан әти-әниләр белән эшлекле сөйләшү оештырылды.
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 03.02.2016

Укучыларның ОГЭгә әзерлекләрен тикшерү максатыннан, бүген мәктәптә рус теленнән "Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе рус теле укытучысы Мубаракшина Лилия Ильбиковна тарафыннан сынап карау имтианы алына. Укучыларга укытучы үзе төзеп килгән текст буенча биремнәр бирелде.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2016

Районда 1 нче февральдән 1 мартка кадәр "Патриотик тәрбия" айлыгы игълан ителде. Мәктәп коллективы да бу айлыкка теләп катнаша. Бүген иртәнге линейкада айлык, аның планы белән таныштырылды. Укучыларга "Аҗаган" бәйрәменең уздыру планын тәкъдим итәргә мөмкинлек тудырылды. Иң яхшы укучылар тәкъдим иткән киңэшләр уенда кулланылачак.
-
Волейбол ярышларында 30.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2000-2001 нче елда туган егетләр арасында В.Шакирҗанов истәлегенә волейбол ярышлары уза. Бу ярышта мәктәпнең 6-7 класс укучылары да катнаша. Аларга уңышлар телик.
-
Математикадан сынап карау имтиханнары 26.01.2016

Укучыларның имтиханнарга әзерлекләрен ачыклау йөзеннән, районда күп төрле эш башкарыла. Шуларның берсе - чит мәктәп укытучылары әзерләгән текст белән имтихан алып карау булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучыларыннан Шурабаш төп мәктәбе математика укытучысы имтихан алды. Укучылар эшләрне канәгатьләнерлек башкардылар. 9 укучының 2 се "5" ле, 5 се "4"ле, 1 се "3" ле, берсе "2" ле билгесенә башкарды. Ул укучы да "реаль математика" бүлегеннән тагын 1 балл җыйса, эшне "3" кә башкарасы иде. Январь аеның башында узган сынап карау имтиханнары нтиҗәләре белән чагыштырганда, алга китеш сизелә. Шундый ук форматта имтихан алу рус теле фәненнән дә булачак.
-
Температура режимы 26.01.2016

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсен үтик! Авыл җирлегендә һава температурасы -23 градус булганда 1-4 классларда, -25 градус булганда 5-9 классларда укулар булмаячак!
-
Гриппка каршы көрәш чаралары 23.01.2016

Мәктәптә гриппка каршы көрәш чаралары максатларында, 5-9 класс укучыларына лекия үткәрелде. Лекияне биология укытучысы Ә.Ә.Вафина үткәрде. Лекиядә грипп вирусы, аның кеше организмы өчен зыяны, профилактика чаралары турында сөйләнелде.
-
ГТО нормалары тапшырдык 22.01.2016

Бүген мәктәптә 5-9 класс укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыруның кышкы сессиясе узды. Нормативларны кабул итүдә Яңа Кенәр укучылар сарае директоры Х.Х.Зарипов катнашты.
-
"Мәрхәмәтлелек" акциясе 20.01.2016

"Сыченков Станислав Евгеньевичка операция ясарга кирәк!" Бу хәбәрне ишеткәч, укучылар аңа ядәм итәргә сүз бирделәр. Тиз генә арада макулатура җыелып, 3 мең сум акча Станиславка ярдәм итү фондына күчерелде. Рәхмәт сезгә, укучылар!












