МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
"Йолдызлык" конкурсына катнаштык
19.01.2016
Талантлы укучыларны барлау, аларны үстерү максатыннан, төрле конкурслар уздырыла. Шундыйларның берсе - яшь талантларның "Йолдызлык" сәнгать конкурсы. Бу конкурста "Нәфис сүз" номинациясендә 4 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә катнашты. Ул Һ.Такташның "Тәүфыйкьлы песи" шигыре белән уңышлы чыгыш ясады.
-
Республика укучылар олимпиадасына әзерләнәбез 18.01.2016

16-17 январь көннәрендә технология фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының Республика турына әзерлек йөзеннән, Казан шәһәренең "Республика олимпиада үзәге"ндә технология фәне буенча җыен булды. Бу җыенда шушы олимпиадага әзерләнүче 9 класс укучысы Хусаенов Наиль дә катнашты. Наиль бу җыенның бик файдалы булуын билгеләп үтте, күп нәрсәләргә өйрәнеп кайтуын белдерде. Олимпиадага Наильне технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерли.
-
Круглый стол о здоровом образе жизни 15.01.2016

Сегодня состоялся круглый стол для обучающихся 6-9 классов с участиемЛ.Н.Завяловой, ответственным секретарем комиссии по делам несовершенноетних и защиты их прав, М.Ф.Шаесламовой, психологом отделения социальной помощи семье и детям ГАУСО КЦСОН "Центр мелосердия" в МТЗ и СЗ РТ в Арском муниципальном районе, К.В.Нуриевой, акушер-генекологом ГАУЗ "Арская ЦРБ" о здоровом образе жизни. Обучающеся получили ответы на свои вопросы, с ними вели индивидуальные беседы.
-
Халыкара "Рәхмәт әйтү көне" 11.01.2016

Бүген - Халыкара рәхмәт әйтү көне. Бу уңайдан укучыларга көннең әһәмияте , көн дәвамында иң итагатьле укучыларны ачыкларга мөмкин булу аңлатылды. Дәресләрдә, тәнәфесләрдә укучылар бер-берсе белән матур сүз әйтү, тагатьле булуда көч сынаштылар. Дәресләр тәмамлангач, укучылар иң итагатьле балаларны билгеләделәр. Бу исемлектә 5 класс укучысы Вафина Гүзәлия, 6 класс укучысы Ахмадуллин Ильнур, 8 класс укучылары Гумеров Ильназ, Галаветдинов Ильгиз, Саетгараев Рәис, 9 класс укучысы Зайнуллин Данил исемнәре бар.
-
Экологик дәрес 08.01.2016

2016 ел - су тирәлеген саклау елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсе-авыл китапханәсе берлеге класстан тыш чара үткәрде. Авл китапханәсе җитәкчесе В.Мустафина су, аның тереклек өчен әһәмияте турында кызыклы материаллар белән чыгыш ясады. Биология-химия укытучысы Ә.Ә.Вафина укучыларны суның үзлекләре белән таныштырды. Мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина кызыклы сорауларга җаваплар алды, корссворд чиштерде. Кичә файдалы узды.
-
Бозда күңелле! 07.01.2016

Малай халкы кыш көне бозда шуарга, хоккей уйнарга ярата. Буш вакытларында алар Ашыт елгасының иң киң урынын чистартып, менә дигән шугалак ясадылар!
-
Каникуллар файдалы үтә 05.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучылар ял итә, спорт ярышларында катнаша, ОГЭга әзерләнә. Бүген 4 укучы ГТО нормативлары тапшыру өчен Арча шәһәренә, бер төркем укучылар Яңа Кенәр мәктәбенә волейбол ярышларына әзерләнергә китте, 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭга әзерләнә. Каникуллар файдалы уза.
-
Математикадан сынап карау имтиханы
04.01.2016
9 класс укучылары өчен "кызу" көннәр. Бүген математикадан, 6 январь көнне рус тедле фәненнән сынап карау имтиханнарында катнашачаклар. Бу имтиханнар нәкъ май аенда узачак имтиханнарга охшаган булачак. Укучылар узлрен сынап карап, белемдәге "төшеп калган темаларны" ачыклый, нәтиҗә чыгара алачак.
-
Өйдә укучы балада кунакта 03.01.2016

"SаMоSтоятельные дети" проекты укучылары өйдә укучы бала - Хакимов Ильсафта кунакта булдылар. Иртәгә Ильсафның туган көне. Балалар Ильсафны туган көне, Яңа ел белән котладылар, күчтәнәч тапшырдылар, хәлен сораштылар, сөйләшеп утырдылар.
-
Котлыйбыз! 30.12.2015

29 декабрь көнне рус теле фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы узды. Мәктәптән 3 укучы катнашты, 2 се зур уңышка иреште - призер булды. 2 класс укучысы Гараев Исхак һәм 3 класс укучысы Фәттеров Фәнгизләр ирештеләр бу уңышка. Фәттеров Фәнгизнең икенче призлы урын явлавы инде!












