МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
"Ялкын" редакциясендә беренче утырыш 02.12.2015

"Ялкын" журналының яшьләр редколлегиясе беренче утырышында ТР Югары Советы депутатары Р.Валиев, Р.Файзуллин, "Сәләт" лагере начальнигы Җ.Сөләйманов, "Сөембикә" журналы редакторы Э.Закирова һәм редколлегиянең яңа 4 члены, журналны чыгаручы җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
-
Илүзә - "Ялкын" журналы редколлегиясе әгъзасы 01.12.2015

Мәктәп укучылары арасында вакытлы атбугат белән дуслар шактый. Шуларның берсе - Касимова Илүзә. Ул райн, республика газета-журналларына даими төрле мәкаләләр язып тора Бик еш төрле конкурсларда катнаша. Шуны да истә тотып, "Ялкын" журналының яшьләр бүлеге Илүзәне редколегия составына кертте. Бүген ул беренче утырышта катнаша.
-
Террорга -юк 01.12.2015

Бүген "Террорга - юк!" темасы астында линейка үтте. Линейкада терроризм, аның килеп чыгу сәбәпләре, ничек сакланырга кирәклек турында сөйләшү алып барылды. Терроризм очраклары турында хәбәр итсәләр, шалтыратсалар ничек үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Шикле кешеләр, шикле предметлар булган очракта инструкцияләр өйрәнелде.
-
Макулатура җыябыз
30.11.2015
Быел "Парклар елы" уңаеннан, мәктәптә беседалар, агачлар утырту, паркларга экскурсиялэр, читтэн торып сэяхәтләр оештырылды. Бу атна "Макулатураҗыю атналыгы" дип игълан ителде. Укчыларга макулатураның күпме агачны саклап калу мөмкинлеге аңлатылды, иң кп макулатура җыючыны ачыклау буенча эш башланды.
-
Әни кирәк! 28.11.2015

"Ән кирәк!" - Ташкичү балалар бакчасында узган кичә шушы җыр белән башланып китте. Әнидән башка дөнья матур булмас иде! Балалар үзләренең җылы хисләрен матур шигырьләр, җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәмдә әниләрне мөдир З.М.Хакимуллина котлады. Тәрбияче әниләр белән төрле ситуацияләр тудырып, дискуссия оештырды. Бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Тәмле чәй өстәле артында сөйләшү дәвам итте.
-
Әниләрне котладык 28.11.2015

Әниләр көне уңаеннан "SМS-дети" проектында катнашучылар урамга чыгып, әниләргн котлау оештырдылар. Аларга матур теләкләр теләделәр, төрле сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кызыксыныгыз, укыгыз! 27.11.2015

"Әдәбия елы" уңаеннан, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Бүген 5 класс укучылары белән "Кызыксыныгыз, укыгыз!" дигән тема астында чара үткәрелде. Чарада әдәбиятның әһәмияте, тормышта роле искә төшерелде. Кызыклы викторина, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды, сорауларга җаваплар алынды.
-
Инглиз теленнән мониторинг 26.11.2015

Бүген мәктәптә инглиз теленнән 4, 6. 8 класс укучылары тест башкардылар. Тестлар укучыларның инглиз теленнән белемнәрен тикшерү максатында үткәрелде. Тестка 100% укучылар катнашты.
-
Әдәби-иҗат конкурсы нәтиҗәләре 24.11.2015

Республика, районда талантлы балаларны ачыклау максатында төрле -төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Тыныч таңнарда батырлар даны" дгән тема астында үтте. Бу яшь иҗатчылар бәйгесесендә мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касимова Илүзә катнашты һәм "Проза" номинациясендә .икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Терроризмга -юк! 19.11.2015

Мәктәптә илдә, дөньяда бара торган төрле вакыйгаларга анализ ясап барыла. Безне 13 ноябрь көнне Парижда булган вакыйгалар тетрәндерде. Терроризмга көрәш чаралары максатында, бүген класс сәгате үткәрелде. Укучылар терроризмга каршы инструкцияләр, стәлекләр белән таныштылар. Тероризмга каршы көрәш планы белән таныштырылды.












