МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Юмор һәм көлке көне 19.06.2018

17 июнь - Юмор һәм көлке көне. Бәйрәм уңаеннан уткәрелгән конкурслар, уеннан, викториналар нәтиҗәләреннән чыгып, ” Иң шаян кыз”, “ Иң шаян егет” исемнәрен бирдек. “ Елмаю бүләк ит” исеме астында асфальтта рәсем конкурсы уздырылды.
-
Кызлар көне 19.06.2018

18 июнь – Кызлар көне. Бүгенге көнебез сылу кызларыбызга багышланды. Кызлар арасында төрле ярышлар, конкурслар уздырылды. “Иң озын толым”, “ Отряд чибәре” билгеләнде. Малайлар тарафыннан котлау плакатлары, газеталар ясалды. Кул эшләре, сувенирлар бүләк ителде.
-
16 июнь - Гиннес рекордлары көне 16.06.2018

16 июнь - Гиннес рекордлары көне. Балалар Сабантуйда милли уеннарда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
14.06 "Акчарлак" 15.06.2018

«Акчарлак» лагере. Инструктаж уздырганнан соң, иртәнге зарядка ясалды. Коллектив бердәмлеге булдыру өстендә коллектив уен уйнатылды. Көн хезмәт десанты белән дәвам итте. Мәктәп тәҗрибә участогында чабылган печән тырмаланды, чәчәклектә чүп уталды. Көндезге аштан соң саф һавада уеннар уйнатылды.
-
Дуслык көне 15.06.2018

Бүген бездә Дуслык көне.Иртәнге инструктаждан соң “Сулыкларда үз-үзеңне тоту” кагыйдәләре аңлатылды.Көн дәвамында “Дуслыкның кадерен бел”, Дуслык елмаюдан башлана” темаларына уен - викториналар, әңгәмәләр, үткәрелде. Дуслык турында җырлар өйрәнелде,музыкаль сәламнар тапшырылды.
-
Күңелле светофор 13.06.2018

Буген лагерыбызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне. Иртәнге зарядкадан соң “ Сәламәтлек минуты”, “Мин һәм юл” исемле әңгәмә, инструктаж үткәрдек. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?, “Син юл кагыйдәләрен беләсеңме?” кебек викторина, эстафеталар оештырылды. Инспектор Нигъматуллин Мансур абыйлары балаларга үз – үзеңнең сәламәтлегеңне һәм иминлегеңне сакларга өйрәтте, киңәшләрен бирде. “ Күңелле светофор” исемле кул эшләре конкурсында балалар кызыксынып катнаштылар.
-
13.06 "Акчарлак" 13.06.2018

«Акчарлак» лагере үзенең эшен иртән балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлату белән башлап җибәрде. Иртәнге аштан соң “ Юл кагыйдәләрен яхшы белүче” дигән турнир уздырылды.Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш оештырылды: кыяр утыртылды, кабак түтәлләрендәге чүп уталды, парниктагы помидорлар бәйләнде. Сәламәтлек сәгатендә “Алкоголизм ,тәмәке тарту һәм наркомания” дигән темага әңгәмә уздырылды. Төшке аштан соң, укучылар арасында шахмат ярышы уздырылды.
-
12.06 "Акчарлак" 12.06.2018

«Акчарлак» лагере бүген үз эшен дәвам итте. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабат искәртелде. Иртәнге ашны ашагач, өстәл теннисы буенча ярыш уткәрелде. Экологик теманы чагылдырган фильм карау балаларда зур кызыксыну уятты. Мәктәп яны тәҗрибә участогында чәчәк үсентеләрен күчердек ,парникка су сиптек. Төшке аштан соң, кәгазь эшләнмәләр эшленде.
-
Туган ил кайдан башлана 12.06.2018

Буген 12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан “Туган ил кайдан башлана” дигән темага әңгәмә үткәрелде, Россиянең символлары искә төшерелде. “Туган илеңне беләсенме?” темасына викторина оештырылды. Укучылар бик кызыксынып Россиянең һәм Татарстанның спилс – карталарын төзеделәр. Туган ил турында яңа җырлар өйрәндек, караокега кушылып җырладык.
-
11 июнь – Ямьле Җәй көне 11.06.2018

Бүгенге матур кояшлы көнне лагерыбызда Җәй көне итеп үткәрдек. “Минем җәйге хыялым” исемле рәсем конкурсы , “Безнең күңелле отряд” уеннар ярышы бик күңелле үтте. Балачак иленә сәяхәткә бардык. Спорт сәгатендә җитезлектә ярыштык. Көнебез бик матур һәм күңелле үтте.












