МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Әниләр көне 24.11.2017

Россия Федерациясе президентының 1998 нче елның 30 январенда кабул ителгән 120 нче номерлы карары нигезендә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе "Әниләр көне" дип игүлан ителде. Шушы уңайдан мәктәптә, балалар бакчаларында, әниләр катнашында, бәйрәмнәр оештырылды.
-
Юнармия айлыгы 20.11.2017

Район мәктәпләрендә Юнармия айлыгы бара. Шимбә көнне Юнармия членнары район күләмендә узган волейбол ярышларында катнашты. Шулай ук алар мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, мәктәпкә килү, кайтуны күзәтәләр. Кече класста укучы балаларга шефлык оештыралар.
-
Сәламәт ана - сәламәт бала 18.11.2017

18 ноябрь көннеТашкичү төп гомуми белем мәктәбенең “ЭКШеN” исемендәге SMS балалар төркеме “Сәламәт ана, сәламәт бала” акциясе уздырдылар . Бүгенге акцияне мәктәптә, урамда, кибеттә һәм колхоз идарәсендә уздырдык. Фойеда ук укытучыларны “SаMоSтоятельные дети” проекты укучылары каршы алдылар. Тәмәкенең, аракының, наркотикларның зыяны турында сораулар биреп бу начар гадәтләргә каршы гаиләдә нинди тәрбия алынып барылуын ачыкладылар. Сорау алышуны урамда да дәвам иттек аннан соң әниләрне котлап үз куллары белән ясаган йөрәкләрне бүләк иттеләр, әниләр кулына кызгылт сары төстәге ленталар бәйләделәр. Ата-аналар үз чиратында балаларга акыллы киңәшләрен бирделәр. Әниләр укучыларны тәрбияләү серләре, бала тәрбияләүдә уңышлы алымнар куллану белән дә уртаклаштылар.
Чара бик эшлекле шартларда узды. Акциядән укучылар зур тәэсирләр белән кайттылар
-
Дус гаилә серләре 17.11.2017

Бүген район мәктәпләре арасында "Дус гаилә серләре" дип аталган. Республика конкурсының район этабы башланды. Безнең мәктәпнең 6 класс укучылары һәм ата-аналарыннан торган команда уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Дус гаилә серләре 16.11.2017

Бу көннәрдә 6 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре "Дус гаилә серләре" дип аталучы Республика конкурсының муниципал этабына әзерләнәләр. Бер төркем әти-әни чыгыш ясарга әзерләнә. Бер төркеме - презентация, слайдлар әзерләү, бер төркеме табигый материаллардан күргәзмә оештыру белән шөгыльләнә.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 15.11.2017

Мәктәптә "Юнармия" оешмасы членнары төрле чаралар үткәрүдә катнашалар. Чираттагы утырыш башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү формасында узды.
-
М.Галәүгә 131 яшь 11.11.2017

9 класс укучылары башлангыч класс укучылары өчен М.Галәү, аның иҗатына багышланган экскурсия үткәрделәр. Экскурсия мәктәптә М.Галәүгә багышланган стенд, Ш.Мәрҗани исемендәге музейда оештырылды.
-
Мансур Гайфуллинга - 60 яшь 10.11.2017 Бүген мәктәп укучылары шушы көннәрдә 60 яшь тулган Мансур Гайфуллинны котлау оештырдылар. Актлар залына тантаналы шартларда М.Гайфуллинны утырттылар. Аның тормыш юлы, матур хезмәте турында сөйләделәр. Һәр класс, үзенчәлекле итеп, яраткан укытучыларын котлады.

-
М.Галәү укулары 08.11.2017

Бүген татар әдәбиятында тарихи жанрга нигез салучы М.Галәүнең тууына 131 еллыкны билгеләп үттек. Укучылар М.Галәүнең "Мөһәҗирләр", "Болганчык еллар" әсәрләреннән өзекләр укыдыар, аның иҗаты белән таныштылар.
-
Каникул чоры файдалы үтте 07.11.2017 Каникул чорында укучылар өчен төрле чаралар оештырылды. Укучыларның күңелендә калырлык итеп тамашалар Мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.Укучылар каникулның өч көнендә шушы йортта булдылар. Кызыклы уеннар, биюләр, китап укулар оештырылды.













