МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
08.10.2018

6нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне ел буена карап торалар. Бүген исә, һәйкәл әйләнәсендәге чүпләрне, корган чәчәкләрне утап, чистартыллар.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре белән очрашу 06.10.2018

5 октябрь көнне мәктәптә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре кунакта булып киттеләр. Алар авыл халкы, тирә-як мәктәпләрнең тарих укытучылары, тарих белән кызыксынучылар, китапханәчеләр белән очрашты. Аларның төп максаты – “Иске Ашыт җыены авыллары тарихы” дигән китапны тәкъдим итү иде.
-
Гражданнар оборонасы айлыгы 05.10.2018

ГО айлыгы кысасында 4 октябрь көнне мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре буенча Багавиев Әбүзәр Җәүдәтович ачык дәрес үткәрде. Дәрес тулысынча укучыларның тормыш иминлеген булдыру сорауларына багышланды. Янгын, ашыгыч ярдәм, полиция, газ хезмәтләренең эшләре буенча мәгълүматләр әйтелде. Саклану чаралары, ысуллары кабат - кабат искәртелде.Укучыларның тормышын, сәламәтлеген саклауда ачык дәрес үзенең лаеклы урынын алды.
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2018

Укытучылар көненә багышлап мәктәптә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2018

Октябрь ае бәйрәм көне - Өлкәннәр көне белән башлана. Ташкичү мәктәбендә бу көн матур чараларга бай булды. Мәктәп администрациясе лаеклы ялда булган укытучы һәм хезмәткәрләребез өчен бәйрәм оештырды. Өлкәннәребез ул көнне мәктәбебезнен кадерле кунаклары булдылар. Авыл клубы хезмәткәрләре, укучылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша да өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Бу көнне өлкәннәребез яшьлек елларына кайттылар, яшьлек җырларын тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Аларның кузләрендә шатлык яшьләре җемелдәде. Барысы бер теләкне теләде: еллар имин булсын,табыннар мул булсын һәм сезгә дә бу көннәрне күрергә язсын.
-
Көзге композиция 01.10.2018

Мәктәбебездә “Көзге композицияләр” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар. Бәйге ахырында балаларга төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнәчәк.
-
Экскурсия в историческое место г.Билярск 29.09.2018

29 сентября 2018 года для учителей и ветеранов села Ташкичу и Мамся была организована экскурсия в историческое место г. Билярск. Выражаем огромную благодарность организации «Таттелеком» за предоставленную возможность посетить исторические места, увидеть достопримечательности нашей Республики. В связи с праздником с Днем пожилых людей и приближающимся праздником ко Дню учителя организованная экскурсия оставила неизгладимые впечатления.
-
Юлда сак бул! 25.09.2018

Балаларның куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре үздырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юлларда игътибарлы булу максатыннан һәр укучы киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргычлары булдырдылар.
-
Мәдәни көндәлек 14.09.2018

14 нче сентябрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булды.
-
Экстремизмга – юк! 13.09.2018

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, мәктәптә класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз үзенне тоту кагыйдәләре аңлатылды , һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге әйтелде.












