МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Сталинград янында җиңүгә - 75 ел 02.02.2018

Бүген илебездз Бөек Ватан сугышында һәлиткеч көрәштә җиңү - Сталинград шәһәре янында җиңүнең 75 еллыгына багышланан тантаналар уза. Мәктәптә шушы уңайдан "Батырлык" дәресләре узды. "Юнармия", "Профилактик отряд" әгъзалары классларда беседалар оештырдылар. Сталинград янында сугышның әһәмиятен аңлаттылар, батырларны баш иеп искә алдылар.
-
Хәрби-патриотик айлык башлана 01.02.2018

Февраль ае истәлекле даталарга бай ай. Шуңа күрә дә февраль аен "Хәрби-патриотик айлык" дип игълан иттек. Укучылар "Үзебез планлаштырабыз, үзебез оештырабыз, үзебез үткәрәбез!" дигән девиз автында айлыкны оештырырга планлаштырдылар. Бу эштә "Юнармия", "Профилактика отряды" вәкилләре әйдәп баручылар. Алар иртәгә үз көчләре белән Сталинград сугышында җиңүгә 75 еллыкны оештырырга булдылар. Беседа, презентацияләр әзерләделәр. 1-4,5-6,7-9 классларда чыгыш ясау өчен лекторлар билгеләделәр. Лекторларга ярдәм итүне оештыру өчен тарих укытучысы Р.Р.Хакимзяновага мөрәҗәгать иттеләр.
-
Ш.Мәрҗани тормышы белән танышу дәвам итә 30.01.2018

"Салкын гынвар ае булуга карамастан, без районыбызның күренекле шәхесе Сабиров Наил Закирович белән Ташкичү мәктәбендә оештырылган Ш.Мәрҗани музеен карарга килдек",- дип язып калдырды истәлек дәфтәренә Илдус Габдрахманович Сагъдиев. Бу ике шәхес үзләре дә Арча районын, Татарстан Республикасын үстерү, алга җибәрергә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр. Алар, зур кызыксыну белән, музей экспонатлары белән таныштылар, музейны оештырган "Таттелеком" оешмасы җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Батырлык" дәресләре
27.01.2018
Бүген мәктәптә "Батырлык" дәресләре узды. Тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова һәм ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев укучыларны Ленинград блокадасын өзү, сугышчыларның фидакарь батырлыклары белән таныштырдылар.
-
Ш.Мәрҗанигә багышланган тантаналар дәвам итә 25.01.2018

Бүген мәктәптә оешкан Ш.Мәрҗани музеенда Түбән Мәтәскә төп мәктәбе укучылары булды. Бу укучылар Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган мәктәпкүләм ярышларда җиңеп чыкканнар. Укучыларга 7 класс укучысы А.Гараев Ш.Мәрҗани, аның тормыш юлы, хезмәтләре турында мәгълүматләр бирде, экспонатлар белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбяты укытучысы А.Т.Ахмадуллина Ш.ММәрҗанинең кардәше язучы М.Галәү иҗаты, аянычлы язмышы турында сөйләде. Тарихи чыганаклар белән таныштырды.
-
"Дуслык" турында сөйләштек 24.01.2018

Кеше үзе генә яши алмый. Туганнар да, дуслар да кирәк. Бүгенге көнне дуслык темасына багышладык. Иртән класс сәгатьләре узды, көн буена дусларча сөйләшү, фикер алышулар оештырылды. Көн саен мәктәптән укучыларның бергәләп кайтулары оештырыла.
-
Ш.Марҗанинең тууына 200 ел 16.01.2018

Бүген Ташкичү авылында зур тантана. Гомеренең яшьлек елларын Ташкичүдә уздырган, гыйлемлелекнең башын шушы җирлектә алган бөек шәхес Ш.Мәрҗанинең тууына - 200 ел. Шушы уңайдан мәктәптә Мәрҗани укулары башланды. Беренче уку "Гыйлемлелекнең башы Ташкичүдә башланды" дип аталды. Бу укуларда районыбызның мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр һәм имамнар катнашты. Соңыннан алар Ш.Мәрҗанигә багышланган музей эшчәнлеге һәм Ш.Мәрҗанинең туганы булган язучы М.Галәү тормышы һәм аянычлы язмышы белән таныштылар.
-
11 январь- бер-береңә "Рәхмәт" әйтү көне 12.01.2018

11 январь - бер-береңә "Рәхмәт" әйтү көне буларак бәйрәм тиелде. 1-4 класслар һәм 5-7 класс укучылары өчен утырышлар үткәрелде, бер-береңә матур сүзләр әйтергә кирәклек турында сөйләшенде.
-
"Олимпка юл!" республика олимпиадасы призерын котладык 12.01.2018

10-12 нче яныварь көннәрендә физика фәне буенча укучыларның "Олимпка юл!" дип аталган республика олимпиадасы узды. Бу олимпиадада безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Галиев Расул катнашты һәм призер булды. Бу олимпиадага Рәсулне физика укытучысы М.М.Гайфуллин әзерләде.Котлыйбыз!
-
Ялгыз калганнарны котладык 05.01.2018

Мәктәпнең SMS -дети пректы әгъзалары кышкы каникул чорында ялгыз калган апаларны котлау оештырдылар. Аларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар, хәлләрен сораштылар.












