МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Призерны котлыйбыз! 01.12.2018

Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы дәвам итә. Мәктәп этабында җиңгән укучылар бу бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясыйлар, беренче унлыккта баралар. Ә менә ОЖ фәненнән катнашкан 9 класс укучысы Ахмадуллин Илнур муниципаль этапның призеры булды. Илнур, зур уңышың белән котлыйбыз!
-
Уңган егет 01.12.2018

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”, - ди халык мәкале. Мәктәптә укучы балалар арасында укуга, хезмәткә карашы елән аерылып торучы бер егет бар. Ул – уку алдынгысы, төрле конкурсларда актив катнашып, җиңүләр яулаучы 8 класс укучысы Гараев Әсгать. Мәктәп күләмендә узган Бөтенроссия укучылар олимпиадаларыда җиңү яулап, бу көннәрдә ул район күләмендә уза торган турда катнаша. Математика фәне буенча узган олимпиада эшләрен уңышлы башкарып, Әсгать призер булды. Киләчәктә зур уңышлар телибез сина, Әсгать!
-
«Интернетта куркынычсызлык» дәресе 30.11.2018

Бүгенге көнеезне Интернеттан ашка күз алдына да китерә алмыйыз: аралашаыз, информация туплыйбыз, дәресләргәәзерләнү өчен материаллар алабыз. Интернет челтәреннән дөрес файдалану максатыннан, информатика һәм ИКТ укытучысы Ф.Г.Фаттеров “Интернетта куркынычсызлык” дәресе оештырды. Дәрестә Интернетның үз мөмкинлегеннән файдаланды. Презентацияләр кулланып, Фәннүр Габделнурович Интернетта булган куркынычлар, алардан саклану чараларын аңлатты.
-
Иң кадерлем - әнием 27.11.2018

27нче ноябрьдә Мәмсә мәктәбендә "Иң кадерлем - әнием" дигән исем астында Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр,бик матур эчтәлекле җырлар җырладылар.Кичә ахырында үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Әниләр көне 26.11.2018

26 нчы ноябрь көннемәктәптә, тантаналы шартларда, “Әниләр көне” уздырылды. Бу көнгә укучылар да, әниләр дә алдан әзерләнде.
Укучылар бу көнне, концерт номерлары әзерләп, әниләрен , әбиләрен мәктәпкә кунакка дәштеләр. Матур итеп бизәлгән залда әниләр, әиләр турында шигъри юллар, матур җырлар яңгырады, котлау сүзләре әйтелде, биюләр башкарылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә килгән кунаклар “Әниемнең җылы куллары” дип аталган әниләр башкарган кул эшләре, “Иң сөйкемле, иң ягымлы – син ул, әнием!” дип аталган рәсем конкурсы күргәзмәләре белән таныштылар.
-
Интернетта куркынычсызлык 26.11.2018

Укучыларны Интернеттан дөрес файдалануга өйрәтү уенча күп кенә чаралар оештырыла. Лекция, әңгәмәләр үткәрелде, ачык чараларда Интернеттан файдалану мөмкинлекләре, ничек итеп мошенниклар ятьмәсенә эләкмәү ысуллары өйрәтелә. Бүген укучылар Интернеттан дөрес файдалану буенча контроль эш башкардылар.
-
Күргәзмә оештырдык 24.11.2018

Укучыларда мәрхәмәтлелек, әниләргә хөрмәт хисләре тәрияләү эшләре ел буена бара. Шундый чараларның берсе – әниләргә карата рәсем конкурсы. Конкурста мәктәпнең арлык укучылары да катнашты. Иң яхшы эшләр район конкурсына җибәрелде. Калганнары мәктәпнең күчмә күргәзмәсендә урын алды.
-
Әниемнең җылы куллары 23.11.2018

Әниләр көненә багышланган тантанага әзерлек эшләре ара. Әниләргә “Әниемнең җылы куллары” дип аталган конкурста катнашырга тәкъдим ителде. Әниләр төрле материаллардан кул эшләре ашкардылар, конкурска тәкъдим иттеләр. Бу эшләр мәктәпнең актлар залында “Әниемнең җылы куллары” дип аталган күргәзмәдә урын алачак
-
Иң ягымлы, иң сөйкемле – син ул, әнием 22.11.2018

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә әзерлекне ноябрь уртасыннан ук башладык. Укучыларга әниләр турында рәсем, шигырь уку, җыр башкару конкурслары тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп у конкурсларда катнаштылар. “Иң яхшы” дип танылган эшләр район конкурсына тәкъдим ителәчәк. Шигырьләр, җырлар “Әниләр көне” бәйрәмендә яңгыраячак.
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы бара 20.11.2018

Мәктәп укучылары Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында актив катнашалар. Фән укытучылары укучыларны кече яшьтән үк олимпиада эшләре белән таныштыралар. Интернетта уза торган күп кенә конкурс, олимпиадаларда катнашалар. Бүген иртәнге линейкада Интернетта узган конкурсларда җиңү яулаган Валиева Алсинәне котлау оештырылды.












