МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Җиңүләр арта
27.04.2018
Бүген районда "Милли эзләнүләр" проекты астында үтүче "Туган ягым - Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе" II районкүләм фәнни-гамәли конференция узды. Бу конферециядә 4 класс укучысы Гараев Исхак катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясап, 2 нче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2018

Бүген - бөек шагыйрь Г.Тукай туган көн. Иртәдән "Ләйсән" ансамбленә йөрүче укучылар, милли киемнәр киеп, укучыларны, укытучыларны Г.Тукайның "Бәйрәм бүген!" җырын башкарып, каршы алдылар. Аннан соң тантана актлар залына күчте. Залда укучылар өчен "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган әдәби композиция оештырылды. Көн дәвамында Тукай әсәрләренә рәсем ясау конкурслары, викториналар үткәрелде. Көн буе укучылар милли бер бизәк булган кием, калфак киеп йөрделәр.
-
"Яш йөрәкләр" спектале карадык 26.04.2018

25 апрель көнне мәктәптә укучы актив укучылар өчен Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырылды. Укучылар Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен карадылар. Сектакль укучыларга бик ошады.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел 25.04.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Республикабызда, илебездә "Георгий лентасы" акциясе старт алды. Бу акциягә мәктәп укучылары, укытучылары да кушылды. Бу лентаның тарихы өйрәнелде, сугыш чоры балаларына лента тапшыру тантаналары узды.
-
Г.Тукай тууга - 132 ел 24.04.2018

Мәктәптә бөек шагыйрь Г.Тукайның 132 еллыгын каршылау буенча эш бара. Укучылар төрле бәйгеләрдә катнашалар. 9 класс укучысы А.Гатиятуллина Яңа Кырлай урта мәктәбендә узган Тукай укулары бәйгесендә 1 нче урынны яулады. 6 класс укучысы А.Касыймова Ашытбаш урта мәктәбендә узган шигырь иҗат итүчелр бәйгесендә Дипломант булды. Бу көннәрдә Тукай иҗаты буенча рәсем конкурслары, җырлар өйрәнү бара.
-
Шимбә өмәсе 21.04.2018

Елның елында апрель аенда язгы чистарту эшләре оештырыла. Көннәр салкын тору сәбәпле, быел карлар эрү озакка сузылды. Бүген мәктәп коллективы, дәресләрдән соң, карларны тарату буенча өмә оештырды. Өмәдә барлык укучы, укытучы һәм хезмәткәрләр катнашты.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары бездә кунакта 20.04.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе урынбасары Т.П.Ларионова җитәкчелегендәге делегация мәктәптә булып китте. Кунаклар мәктәптә хезмәт тәрбиясе куелышы торышы һәм Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган музей белән таныштылар.
-
ВПР дәвам итә 19.04.2018

Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ВПРның 2 нче өлешен, 5 класс укучылары математика фәннәреннән башкардылар. Бу эшләрдә 4 класста укучы 8 укучы, 5 класста укучы 11 укучының барысы да катнаштылар.
-
Ш.Мәрҗанине искә алдык 18.04.2018

Бүген мәгърифәтче, галим, философ Ш.Мәрҗанинең вафат булуына 129 ел булды. Шушы уңайдан мәктәптә иртәнге линейка, башлангыч класс укучылары өчен музейга экскурсия оештырылды. "Таттелеком" җәмгыяте әгъзалары Ш.Мәрҗани истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салдылар.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды 18.04.2018

4,5, 6 классларда, укучыларның белемнәрен бәяләү максатында, Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 17 апрельдә 4,5 класс укучылары рус теленнән эшләр башкардылар. Бүген 6 класс укучылары математикадан эшләр үтәделәр. Бу тикшерү эшләре киләсе атнада да дәвам итәчәк.












